tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Эксклюзив! “Уйнагыз, гармуннар!” шахтада.

ВИДЕО: Эксклюзив! “Уйнагыз, гармуннар!” шахтада.

Җир астыннан юллар юк дип җырланса да,юллар бар икән бит… Березовский руднигы Уралның иң борынгы файдалы казылмалар чыгару буенча тау сәнәгате предприятиесе. Аның тарихы 1745 елдан башлана. Березово алтын рудасы ятмасы 275 ел дәвамында дәүләтне кыйммәтле чимал белән тәэмин итә һәм дөньяда иң озак эшләүче Рудник булып тора. Монда татар алтыны табыла! «Березовский руда идарәсе» җитәкчесе үзебезнең татар егете Фәрит Миннәхмәт улы Нәбиуллин! Березово руднигы бүгенге көнгә кадәр яңа катламнарны эшкәртә, кыйммәтле металлар чыгаруда һәм баетуда алдынгы технологияләрне кертә. Казу эшләре 712 метр тирәнлектә башкарыла. Ә җир асты юлларының озынлыгы 25 чакрым. Эсклюзив чыгарылыш! 512 метр җир астында гармун тавышы! Уйнагыз гармуннар тапшыруы шахтада! 24 апрель безнең телеканалдан карагыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*