tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салтыйган авылы мәчетенә яңа ай куйдылар
Салтыйган авылы мәчетенә яңа ай куйдылар

Салтыйган авылы мәчетенә яңа ай куйдылар

Багай авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе, Салтыйган авылында яшәүче Рушания Камалова хәбәр иткәнчә, мәчеткә ай кую авылда күңелле вакыйгага әйләнгән.

Аны урнаштыруда авыл халкы актив катнашкан.

-Мәчеткә ай куюда авылыбыз мулласы Гомәр Зиннәтуллин финанс ярдәм күрсәтте. Аны урнаштыру өчен кран табу мәсьәләсен авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова хәл итте. Айны югарыга урнаштырырга яшьләр Илфат Саттаров, Радик Насыйбуллин менде. Авылыбызның башка ир-егетләре дә читтә калмады. Мәчеткә яңа ай куючыларга халык бик рәхмәтле. Илгә-көнгә тынычлык, мул тормыш, исәнлек-саулык теләп таралыштылар, — диде Рушания Камалова.

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*