tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Беларусь Республикасының милли мәдәниятләр үзәге директоры Ольга Якобсон белән очрашты
Васил Шәйхразыев Беларусь Республикасының милли мәдәниятләр үзәге директоры Ольга Якобсон белән очрашты

Васил Шәйхразыев Беларусь Республикасының милли мәдәниятләр үзәге директоры Ольга Якобсон белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә. Биредә ул Республика милли мәдәниятләр үзәгендә булды һәм үзәк директоры Ольга Якобсон белән очрашты.

Ольга Якобсон Васил Шәйхразыевны үзәк белән таныштырды. Үзәк директоры Беларусь Республикасында бүген 156 милләт вәкиле яши, дип билгеләп үтте. Милли мәдәниятләр үзәге Белоруссиянең төрле милли диаспоралары һәм чит ил оешмалары белән эшли.

Милли Шурасы рәисе Бөтендөнья татар конгрессы тарихы һәм эшчәнлеге, шулай ук Татарстан халыклар Ассамблеясе турында мәгълүмат бирде. Шулай ук Васил Шәйхразыев Татарстанның чит илләрдәге милләттәшләре белән эшләве турында сөйләде.

Алга таба Ольга Якобсон һәм Васил Шәйхразыев быел августта Минскта узачак Сабан туе бәйрәмен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*