tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Ярмәк авылы мәсҗидләрендә төрле җимеш агачлары утыртылды
Иске Ярмәк авылы мәсҗидләрендә төрле җимеш агачлары утыртылды

Иске Ярмәк авылы мәсҗидләрендә төрле җимеш агачлары утыртылды

Иске Ярмәк авылы мәсҗидләрендә Сызран шәһәре мөселман яшьләре бүләк иткән төрле җимеш агачлары утырту буенча өмәләр үткәрелде.

Җәмигъ һәм яңа ачылган мәсҗид йортларында-бакчаларында берничә төрле җимеш агачлары утыртылды. Аларны Сызран шәһәре мөселман яшьләре хәрәкәте, изге Рамазан ае ахырында җыелышып, өлкәбездә генә түгел, хәтта чит төбәкләрдә дә яшәүче мөселманнар өчен мәсҗид йортларына,  бакчаларына үзләре барып, утыртып та йөргәннәр. Без инде аларга бераз эшләрен җиңеләйтү өчен, аларны үзебез – ике мәхәллә халкы белән бергәләп –   утыртырга булдык.

Өмәләрдә катнашкан барлык авылдашларга, җимеш агачлары сатып алып, безгә бүләк иткән Сызран шәһәре мөселман яшьләренә зур рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә. Үзебез сау-сәламәт булып, өлгергән җимешләрен авыз итәргә насыйп булсын иде, дигән теләктә калабыз!

Чыганак: samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*