tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районы укучылары Казан шәһәренә сәфәргә килделәр
Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районы укучылары Казан шәһәренә сәфәргә килделәр

Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районы укучылары Казан шәһәренә сәфәргә килделәр

Татар халкының тарихы, мәдәнияты белән таныштыру максатында агымдагы
елның 30 октябрь – 1 ноябрь көннәрендә Башкортстан Республикасының
Ярмәкәй районының 6-9нчы сыйныф укучыларына Казан шәһәренә сәфәр оештырылды. Делегация составында Мари Эл Республикасының Бәрәңге муниципаль районы Куян авылының Гайнан Кормаш исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы да бар.

Укучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин каршы алды. Балалар өчен мәдәни программа һәм Казан буйлап экскурсия планлаштырылган. Шулай ук алар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында экскурсиядә булачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*