tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта әдәбият көннәре: Гамил Афзал премиясе Фәнәвис Дәүләтбаевка бирелде
Актанышта әдәбият көннәре: Гамил Афзал премиясе Фәнәвис Дәүләтбаевка бирелде

Актанышта әдәбият көннәре: Гамил Афзал премиясе Фәнәвис Дәүләтбаевка бирелде

«Каләм алса — уй салыр» исемле иллюстратив күргәзмә күренекле әдип, юбилеен билгеләүче якташыбыз Данил Салиховка багышланса, «Һәркемнең үз каләме» — төрле елларда районның Гамил Афзал исемендәге әдәби премиясе лауреатларының иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Китапханәчеләр тамашачылар, әдәбият сөюче иптәшләргә әлеге күргәзмәләрнең эчтәлеген тасвирлап бәян иттеләр.

Милли әдәбият, мәдәният һәм мәгърифәтчелек өчен җан атып яшәгән, әдәби әсәрләргә мөкиббән тамашачы җыелган иде залда. Мәдәни-әдәби кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә Наҗарова һәм ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов алып бардылар.

2011 елдан алып Актаныш районы башлыгы һәм республиканың Язучылар берлеге Гамил Афзал премиясен гамәлгә куя. Ул менә инде 12 ел дәвамында, 1 әдипкә тапшырыла. Тарих сәхифәләрен актарсак: беренче елны Туфан Миңнулинга, икенче елда — Фәнзаман Батталга, 2013 — Марат Әмирхановка, 2014 — Әмирҗан Моталлаповка, 2015 — Камил Кәримовка, 2016 — Ләбиб Леронга, 2017 — Данил Салиховка, 2018 — Дамир Гыйсметдинга әлеге дәрәҗәле премия бирелә. Алдагы елларда, 2020 — Марсель Галиев, 2021 — Ленар Шәех, узган ел Ләйсән Мөгътәсимова мәртәбәле премия ияләре булып танылу яулыйлар.

Быел исә Гамил Афзал премиясен җирле шагыйрь, күпсанлы җырлар авторы, 8 китап авторы, юморескалар һәм робагыйлар язу остасы Фәнәвис Дәүләтбаев алды.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*