tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Каманың мәктәпкәчә яшьтәге балалары «Сөмбелә» бәйрәме белән таныштылар
Түбән Каманың мәктәпкәчә яшьтәге балалары «Сөмбелә» бәйрәме белән таныштылар

Түбән Каманың мәктәпкәчә яшьтәге балалары «Сөмбелә» бәйрәме белән таныштылар

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында Түбән Каманың мәктәпкәчә яшьтәге балаларын татар халык бәйрәме – «Сөмбелә» белән таныштырдылар.

«Бу вакытта уңыш җыеп алынган, көзге чәчү эшләре тәмамланган була. Бәйрәмнең тамырлары борынгы бабаларыбызга барып тоташа, аны барлык кыр эшләре тәмамлангач үткәргәннәр. Авыл халкы «Сөмбелә» бәйрәмендә кыр эшләре тәмамланганнан соң,  ял иткән», – дип яза социаль челтәр сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова.

25 октябрь көнне «Сөмбелә гүзәле» зона бәйгесенең финал туры узды. Бу бәйге 2017 елдан бирле 76 нчы балалар бакчасы базасында даими үткәрелеп килә.

Финалда Түбән Кама муниципаль районыннан һәм Балык Бистәсенең «Бәләкәч» балалар бакчасыннан 7 кыз катнашты.

Конкурсантлар татар телендә иркен сөйләшеп, «Сөмбелә» бәйрәменең килеп чыгышын һәм әһәмиятен ачып бирделәр.

Иң кызыклы, иҗади, эчтәлекле биремнәрнең берсе – татар милли  гореф-гадәтләрен  сәхнәләштерү: «Аулак өй», «Кунак сыйлау», «Карга боткасы».

«Сөмбелә гүзәле» титулын 92нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Рузилә Мөхәммәтшина яулады.

Беренче урынны 99 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Ясминә Шәрәфиева алды. Икенче урында – Балык Бистәсеннән Айсилә Гобәева. Ә мактаулы өченче урында – 76 нчы балалар бакчасыннан Ясминә Рәхимова.

Чыганак: tat.e-nkama.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*