tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстан радиосы» беренче тапкыр Тинчурин театрыннан туры эфир алып барачак
«Татарстан радиосы» беренче тапкыр Тинчурин театрыннан туры эфир алып барачак

«Татарстан радиосы» беренче тапкыр Тинчурин театрыннан туры эфир алып барачак

1-6 ноябрьдә Тинчурин театры «Татарстан радиосы» белән берлектә «Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» дигән махсус радиопроект оештыра. Бер атна дәвамында «Татарстан радиосы»нда театр белән бәйле тапшырулар чыгачак. Проект К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана. Тинчурин театры, «Татарстан радиосы» эшчәнлеге дәвамында мондый проект әле беренче тапкыр үтәчәк.
«Татарстан радиосы» тарихы Тинчурин театры белән дә бәйле. «Татарстан радиосы»ның беренче тапшыруы эфирга 1927 нче елның 7 ноябрендә чыга. 1927-1930 нчы елларда радио Татар драма театры (хәзер – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) белән бер бинада урнаша.
Махсус проект барышында Тинчурин театры бинасында күчмә радиостанция урнаштырылачак. Шулай итеп, 6 ноябрьдә 13.10 сәгатьтә Тинчурин театры бинасыннан турыдан-туры эфир оештырыла. «Татарстан дулкынында: «Без кабызган утлар» тапшыруында көн дәвамында эфирда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, өлкән буын һәм яшь буын артистлары белән әңгәмәләр узачак, дип хәбәр итә К. Тинчурин исемендәге театрның матбугат хезмәте.

«Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» проекты барышында түбәндәге тапшырулар булачак (телерадиокомпаниядәге эфирлар):
1 ноябрьдә 7.10 – «Яңа көн» тапшыруы. «Еллар һәм юллар: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына – 90 ел». Кунаклар: театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театр музее мөдире Розалия Чабатова.
2 ноябрьдә 18.25 – «Тинчурин театры җырлары» тапшыруы. Эфирда Тинчурин театры спектакльләреннән җырлар яңгыраячак.
3 ноябрьдә 18.25 – «Җырлы сәхнә» тапшыруы. «Тинчурин театры артистлары җырлый» (Җырларны Татарстанның халык артисткалары Резедә Төхвәтуллина һәм Зөлфия Вәлиева, театр артисты Илнур Байназаров башкара. Радио фондыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова башкаруында да җырлар яңгыраячак).
4 ноябрьдә 13.10 – «Татарстан дулкынында» тапшыруы. «Иҗат портретлары»нда театр артисты Резедә Сәләхова катнаша.
5 ноябрьдә 11.10 – «Ял концерты». Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры язмалары.
5 ноябрьдә 15.10, 16.10 – «Театр микрофон алдында». Татарстан радиосы фондыннан Тинчурин театры спектакле язмасы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*