tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рбишчада «Аулак өй – көрәш»
Рбишчада «Аулак өй – көрәш»

Рбишчада «Аулак өй – көрәш»

Милли мирасны баету һәм популярлаштыру, үзенчәлекле татар мәдәниятен саклау, татар әдәбияте классикларының хезмәтләрен искә алу максаты белән 25-27 октябрь көннәрендә Мәскәү белән Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанда гамәлгә куелган “Аулак өй – көрәш” регионара әдәби бәйге узды. Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” акцио­нерлык җәмгыяте, Татарстанның мәгариф, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт министрлыклары ярдәмендә тормышка ашырыла.

Башкалада бәйге Муса Җәлил иҗатына багышланган булса, Түбән Новгород өлкәсенең катнашучыла­ры Габдулла Тукайның тормыш юлын өйрәнде.

Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Сәрия Зиганшина җитәкчелегендә бу про­ект безнең Кызыл Октябрь округына 25 октябрь көнне килде. Кунакларны җирле хакимияттә җылы каршы алганнан соң, алар бөек җырчыларыбыз Хәйдәр Би­гичев һәм Рәшит Ваһапов һәйкәлләренә чәчәкләр салды, аннары Мәдәнәгә барып “Рәшидә” мәчете һәм аның эчендәге музей белән танышты.

Зур Рбишча мәктәбендә Казан кунакла­рын һәм катнашучыларны бусагадан ук ди­ректор Гөлнара Фәхретдинова һәм милли киемнәрдән укучылар җыр-моң һәм ипи-тоз белән каршы алды. Кунакларга төшке аш табыны округның мәдәният бүлеге, мәгариф комитеты һәм Нижгар татарлары конгрессы исәбенә корылды.

Бәйгедә Рбишча, Уразавыл, Семочки, Па­шат, Сафаҗай, Татар Моклокасы һәм Кочко- Пожар авылларының мәктәп укучылары һәм мәдәният йортлары каршындагы иҗади коллективлар, нибары 9 команда ярышты.

Катнашучыларны Сәрия ханым, Кызыл Октябрь округының мәгариф комитеты рәисе Рәүф Ваһапов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Сәлахова, Нижгар татар­лары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, мәктәп директоры Гөлнара Рәисовна сәламләделәр, ана телен, мил­ли йолаларны саклап калуга юнәлтелгән бәйгенең әһәмиятен билгеләп үттеләр, бу өлкәдә нәтиҗәле эшләүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр һәм шулар арасында безнең редакция дә бар иде.

Бәйге – мәктәп укучылары һәм авылларның иҗади коллективлары арасында узды. Ко­мандалар милли йолалар күрсәтте, Габдул­ла Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган интеллектуаль биремнәрне үтәде.

Жюри бәяләве буенча, зурлар арасын­да җиңүче булып Кызыл Октябрь округы җыелма командасы табылды, ә укучы­лар командаларыннан Зур Рбишча һәм Сафаҗай мәктәпләре беренче булды. Барлык катнашучылар оештыручылар тарафыннан Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Беренчеләр киләсе елның июль аенда Татарстанның Болгар шәһәрендә узачак “Ага-Базар” этно-мәдәни фестивальдә безнең төбәкне күрсәтәчәк, ә укучылар февраль аенда проектның Казанда узачак финал этабын­да чыгыш ясар.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*