2022 елның 30 июль-2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIIIсъезды узды. Съездның пленар утырышында И.И. Гыйльметдинов бертавыштан яңа срокка Милли Шура рәисенең урынбасары итеп сайланды.
Илдар Ирек улы Гыйльметдинов 1962 елның 3 сентябрендә ТАССРның Кама Тамагы районы Келәнче авылында туа. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе.
Белеме
- 1983 елда Физика укытучысы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый;
- 1988-1989 елларда ВЛКСМ Үзәк комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбендә укый;
- 2007 елда дәүләт һәм муниципаль идарәсе белгечлеге буенча Санкт-Петербург шәһәренең Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
1982 – 1983 елларда Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә физика укытучысы;
1983 – 1984 елларда Кама Тамагы районының Олы Бортас авылы урта мәктәбе директоры;
1984 – 1985 елларда ВЛКСМның Кама Тамагы район комитетының икенче секретаре;
1985 – 1986 елларда – Совет Армиясе сафларында хезмәт итә;
1987 – 1990 елларда – ВЛКСМның Актаныш район комитетының беренче секретаре;
1994 – 2001 елларда – Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары;
2001-2003 елларда – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары;
2003 елдан бүгенге көнгәчә – РФ Дәүләт думасы депутаты;
2007 елдан Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе.
Бүләкләре
- Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре;
- I дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале;
- «Парламентаризмны үстерүдәге казанышлары өчен» почет тамгасы;
- Россия Федерациясе Спорт министрлыгының ведомство бүләге – Петр Лесгафт медале;
- Россия Президенты, РФ хөкүмәте, РФ Федерация Советының почет грамоталары;
- «Казанның 1000- еллыгы истәлегенә» медале.
Элемтә өчен
Телефон: +7 (843) 264-7456, 292-2293, 292-1868, +7 (495) 692-4426
E-mail: [email protected], [email protected]