18нче мартта Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Юрий Гвоздьның «Татарстанның рухи чишмәләре» фильмын күрсәтәчәкләр. ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган бушлай сеанс 13:00 сәгатьтә башлана.
2019 елда картина XV Казан мөселман киносы фестивалендә иң яхшы документаль милли фильм дип танылды.