tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 27 март көнне Воткинск татарлары милли-мәдәни автономиясенең 10 еллыгы тантанасы узды
27 март көнне Воткинск татарлары милли-мәдәни автономиясенең 10 еллыгы тантанасы узды

27 март көнне Воткинск татарлары милли-мәдәни автономиясенең 10 еллыгы тантанасы узды

Лариса Буранова: “Яшегез белән – бала, ә эшләрегез — олыларча,” – дип башлады котлау сүзен Милли сәясәт министры 27 мартта Воткинск татарлары милли-мәдәни автономиясенең 10 еллыгы тантанасында. Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Заметаев, Бөтендөнья Татар конгрессының мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, Федераль татар милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары Ирек Шәрипов кебек кунаклар булуы милли оешманың дәрәҗәсенә ишарә.

“Сез үз сүзегездә торучылардан, максатыгызга ирешә беләсез. Воткинскида узган республика Сабан туе гына да шуңа дәлил”, – дип, сүзен дәвам итте Лариса Буранова. Ирек Шәрипов автономияне оештырган елларны искә алып: “Татар иҗтимагый үзәге үз вакытында зур эшләр башкарды. Ләкин тора-бара милли хәрәкәт сүлпәнләнде. Милли-мәдәни автономия төзү ул – милли хәрәкәткә яңа сулыш өрү, яңа кешеләр килү иде. Бүген без автономиянең 10 еллыгын билгеләп узганда, моның дөрес адым булганлыгына тагын бер кат инандык”, – диде.

Милли бәйрәм елга бер, ә автономиянең даими борчу-мәшәкатьләре күп. Татар теле факультатив буларак укытылучы 12 нче мәктәпкә ярдәм, мәчет төзелеше, зиратны төзекләндерү һәм башка күп эшләр – боларның барысы турында автономия рәисе Рафаэль Фәтхуллин хисап тотты. Воткинскига юлыгыз төшсә, мәчеткә керми калмагыз, ул хәзер шәһәр архитектурасы бизәкләренең берсе, ә иң мөһиме – мөселманнарга гыйбадәт кылу һәм дини белем алу өчен заманча шартлар тудырылган бина. Аны ел ярымда салып чыкканнар. Ул гына да түгел, Воткинскиның татар эшмәкәрләре мәчетне тотуның төп чыгымнарын да үз өсләренә алганнар. “Биш татар”, – диләр ярымшаярту белән алар турында. Милли-мәдәни автономия эшчәнлеген матди яктан тартучылар – Рафаэль Фәтхуллин, Айрат Хәбиров, Рәүф Кашапов, Фирдәүс Багаув, Артур Нуруллин. “Милли оешмалар белән хакимият аерым булырга тиеш түгел, бергә эшләгәндә, үзара аңлашу булганда гына нәтиҗәләргә ирешәсең”, – диде Воткинск башлыгы Алексей Заметаев. Ә бергә хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Мәсәлән, 12 нче мәктәпкә махсус белемле татар теле укытучысы кирәк, зират коймасын тотып бетерү һәм башкалар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова тәбрикләү сүзендә бүгенге көндә 42 нче балалар бакчасында Зәмфирә Селезнева җитәкчелегендә эшләүче татар теле түгәрәгенең киләчәге кыл өстендә булуын әйтеп, шәһәр башлыгыннан бу мәсьәләне чишүдә ярдәм сорады. Ул Воткинск татарларының милли-мәдәни автономиясенә “Яңарыш” газетасын яздырып таратуга зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдереп, чәкчәк бүләк итте.

Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, милли-мәдәни автономия каршында эшләүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова да хуҗаларны юбилей белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Воткинск мәчете имамы Мөхәммәтнур Әшрәпов мәчет төзелешенә керткән хезмәтләре һәм бүгенге көндә бөтен чыгымнарны үз өсләренә алган өчен милли-мәдәни автономиягә чиксез зур рәхмәтләрен җит­керде. Воткинскилыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Зөлфәт Арсланов җитәкчелегендәге Сарапул шәһәре милли-мәдәни автономиясе активистлары да килгән иде. Алар үзләренең гармун моңнары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.

Юбилей уза да китә, ә тормыш дәвам итә һәм башкарасы эшләр кала. Хәер, тырышканыңны күрәләр, бәялиләр икән, омтылыш арта. Юбилей кичәсендә автономия йөген җигелеп тартучылар билгеләнеп үтелде. Алар Федераль татар милли-мәдәни автономиясенең, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгының Рәхмәт хатларына, грамоталарына ия булдылар. Бүләкнең иң зурысы — “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы медале иде. Аларны Рөстәм Гыйльметдинов Милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рафаэль Фәтхуллинга, Айрат Хә­бировка тапшырды. Тантананың бизәге “Риваять” этник фольклор ансамбле чыгы­шы бул­ды дисәк, һич арттыру булмас. Монысы да Бөтендөнья татар конгрессының бүләге. Гөлфия Исхакова сүзләренә иҗат ителгән Воткинскига багышланган җыр һәркемнең күңеленә хуш килде.

Фәнзилә Салихова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*