tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: “Уразайны барып күрәсе килә”
Ринат Закиров: “Уразайны барып күрәсе килә”

Ринат Закиров: “Уразайны барып күрәсе килә”

Шушы көннәрдә безгә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә узган “Евразия киң­лекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе” V Бө­тенроссия татар төбәге тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашу бәхете насыйп булды.

Ике көн узган форум илебезнең төрле өлкәләреннән 200дән артык төбәк тарихчыларын туплады. Араларында һәвәскәр тарихчылар да, фән белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Җыенның максаты – төбәк тарихы белән кызыксынучыларны туплап, аларга туган як тарихын өйрәнүдә фәнни ысулларны куллану юлларын күрсәтү, архивлар, шәҗәрәләр белән эшләргә өйрәтү. Һәр форумда бу хакта практик семинарлар уздырыла.

Уфада безне бик җылы каршы алдылар, кунак иттеләр. Күңелдә — мәңге җуелмас хатирәләр һәм рәх­мәт хисләре… Ә икенче көнне Башкортстан Республикасы, Идел-Урал һәм Себер төбәкләренең татар галимнәре һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе, алар­ның презентацияләре, түгәрәк өс­тәл башланганчы безне дусларыбыз шәһәр буйлап экскурсиягә алып чыгып киттеләр. Моны Башкорт дәүләт университеты галиме, Мәҗит Гафуриның оныгының хатыны Люция Камаева оештырды. Ул — татар-башкорт классигы, Башкортстанның халык язучысы М.Гафури фондын оештырган, аның рәисе — безгә күп яңалыкларны ачты, Уфа белән таныштырды, музейларны күрсәтте.

Уфада борынгы архитектура үр­нәкләре нык сакланган, шунысы белән бик кадерле бу шәһәр. Фәннәр академиясе каршында эш­ләп килүче этнология музее экспонатлары хәзер дә күз алдында тора.

Өч көн дәвам иткән форумның эшендә без актив катнаштык. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә нәшер ителгән «Татар Базары бистәсе тарихы» китабы турында сөйләдек, аны бүләк иттек. Аннан соң үзебез күтәрә алган хәтле алып килгән “Яңарыш” газетасын да анда катнашучыларга өләштек. Куллары­быздан тартып диярлек алып бетер­деләр. Димәк, “Яңарыш”ны Россия төбәкләрендә дә беләләр, яраталар икән.

Минем “Авыл халкы белән бергәләп язган тарих” дип исем­ләнгән докладым форумның икенче секциясендә тыңланды. Бу секциядә туган авылым Уразайга бабалары нигез салган Фәрит Уразаев та катнашты. Аның белән янәшәдә докладымны тыңлап утырган Ринат Зиннур улы Закиров Уразайны барып күрәсе килү, аның халкы белән очрашу теләге тууы турында әйтте. Халык артис­ты Фән Вәлиәхмәтов язучы дусты мәрхүм Ринат Батталовны сагынып искә алуын, аның авылына барып, хромкасында уйнап җырларга әзер икәнлеген белдерде. Чал тарихлы Уразай, аның халкы, әлбәттә, мондый күренекле шәхесләрне каршы алырга һәрвакыт әзер, сөенәчәк кенә. Сөйлисе сүзлә­ребез, күрсәтәсе нәрсәләребез, барланган тарихыбыз да бар. Әле эшебез һаман да дәвам итә.

Минем юлдашым Рәзилә Хә­ми­дуллина да сәяхәтебездән канә­гать калды. Ул секция эшендә үзе­нең тарихи темаларга язылган ши­гырьләрен укыды. Ә ял вакытларында үзе язган җырларны башкарды. Мин үземнең шундый сәләтле якташым булуы белән горурланып утырдым.

Уфада алган тәэсирләрне бу мәкаләмә генә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Уфалылар безнең якларга килергә, очрашулар уздырырга атлыгып торуларын әйтергә куштылар. “Яңарыш”ка башкорт телендә мәкаләләр язсак, басылырмы?” – дип тә сорадылар. Беренче битенә татар-башкорт газетасы дип язылуына сөенеп туймадылар. Татарлар һәм башкортлар – кошның ике канаты шул без, туган балалар. Ә бертуганнар – бер-берсенә иң якын, иң кадерле кешеләр бит.

Шушы фәнни яктан гаять ки­рәк­ле һәм тирән эчтәлекле V Бө­тенроссия төбәк тарихын өй­рә­нүчеләр форумын оештыру­чыларга, Бөтендөнья татар конгрессына, Гомумтатар төбәк тарихын өй­рәнүчеләр җәмгыятенә — аның рәисе Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка – зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Форумнан канатланып, киләчәккә якты өметләр, зур планнар белән әйләнеп кайттык.

Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*