tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халыкка дөрес гыйбрәттер театр…”
“Халыкка дөрес гыйбрәттер театр…”

“Халыкка дөрес гыйбрәттер театр…”

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә халык һәм үзешчән татар театрларының Барый Тарханов исемендәге VI нчы төбәкара фестивален рәсми рәвештә ябу тантанасы узды.

Алтынчы тапкыр узучы, инде тамашачылар яратып, үз итеп өлгергән фестивальдә, пандемиягә карамастан, тугыз үзешчән театр коллективына катнашырга насыйп булды. Милләттәшләребез барлык спектакльләрне дә онлайн форматында карый алды. Ә инде дүрт спектакльне алар Татар мәдәният үзәге сәхнәсеннән тамаша кылдылар. Эх, рәхәт тә соң тере артистларны күрүе һәм аларга кушылып җырлавы, елавы, көлүе… Киләсе фестивальләрдә артистларга тулаем сәхнәдән генә чыгыш ясарга язсын, дип теләделәр театр сөюче тамашачылар.

Фестивальне рәсми рәвештә ябу тантанасында катнашучыларны өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры урынбасары Алена Корчагина сәламләде.

“Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя бара. Татарстан һәм Чувашиядән килгән коллективларның чыгыш ясавы әлеге чараның дәрәҗәсен арттыра. Спектакльләрне онлайн форматында күрсәтүнең дә уңай яклары булды, быел тамашачылар саны сизерлерлек күбәйде”,- диде министрлык вәкиле.

Халык мәдәнияте үзәге – ЦНК җитәкчесе Елена Лаковская киләчәктә татар театрлары фестиваленә Бөтенроссия статусын бирергә тәкъдим итте.

“Алдагы елларда илебез төбәкләренең татар труппалары безнең сәхнәдә чыгыш ясап, Сембер тамашачысын шатландырыр әле”,- диде ул.

Аннары Елена Лаковская Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының “Бердәмлек” халык театрын әйдәп баручы Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровларны “Браво, маэстро!” иҗади конкурсында җиңүгә ирешүләре уңаеннан котлады.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин алты ел элек башланып киткән мөһим эшнең нәтиҗәле булуын ассызыклап үтте һәм аны югары дәрәҗәдә үткәрүдә ярдәм итүләре өчен өлкә Хөкүмәтенә, сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгына һәм, әлбәттә инде, артистлар белән тамашачыларга рәхмәт сүзләрен юллады.

“Төбәгебездә яшәп иҗат итүче үзешчән артистлар регионара бәйгеләрдән һәрвакыт уңышка ирешеп кайталар. Быел да безнекеләр Казанда узган “Идел йорт” татар театр коллективлары конкурсыннан читтә калмады. Татар мәдәният үзәгенең Б.Тарханов исемендәге халык театры (режиссеры – Гөлия Сәләхетдинова) 2 нче дәрәҗәле дипломга ия булды. Ә “Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” халык театры (җитәкчесе – Җәмилә Мифтахова) актеры Мәүлет Тазетдинов “Иң яхшы ир-ат роле” исеменә лаек табылды”,- диде Р.Сафин.

Автономия җитәкчесе Чынлы районы Кәшә авылы мәдәният йорты директоры Любовь Серебряковага Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен тапшырды.

Тантананың ахырында фестивальдә катнашкан һәр театр коллективына оештыручылар тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фестиваль тәмамланган көнне Татар мәдәният үзәгенең Б.Тарханов исемендәге халык театры семберлеләргә драматург М.Фәйзинең “Адашкан күңел” әсәрен күрсәтте.

Сер түгел, үзешчән артистлар Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләрен сәхнәләштерергә авырсыналар. Ә менә режиссер Гөлия Сәләхетдинова сирәк куела торган “Адашкан күңел” пьесасын тамашачыга тәкъдим итеп, булдыклылыгын тагын бер кабат раслады. Төп рольдәге Мавиянең күңел халәтен ул барлык нечкәлекләренә кадәр тамашачыга җиткерә алды. Афәрин, Гөлия! Күренеп тора, коллективы да үзе кебек үк тырыш һәм талантлы.

Рузия Хәлимова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*