Актанышта хатын-кызларның күңел хәзинәсен барладылар. Актанышта уңган-булган хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Төбәк осталарының хезмәтләреннән торган “Күңелем хәзинәсе” дигән күргәзмә оештырылды.
Милли бизәкләр белән чигелгән тастымал-сөлгеләр, түбәтәй- калфаклар, рәсемнәр картиналар, камыр ризыклары, агачтан, төрле материаллардан ясалган кул эшләре әйберләре –барысы да күз явын алырлык күркәм хезмәт җимешләре. Яраткан шөгыльләреннән үз эшләрен ачкан хатын-кызлар да бар.
Яңа Әлем авылыннан Дилбәр Хуҗинаның үз клиентлары барлыкка килгән – чигү, картиналар ясау кебек шөгыльләре янына соңгы елларда тагын берәү өстәлгән- фоамириннан төрле чәчәкләр ясый башлаган. Күргәзмәдә ул ясаган милли киемле курчаклар, сәйләннән тезгән эшләнмәләр, кулъяулыклар да иде.
Район мәдәният йорты сәнгатькәрләре, балалар иҗат коллективлары хатын-кызларга дәртле җыр-биюләрен бүләк итте. Район башлыгы Энгель Фәттахов алдынгыларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук “Күңелем хәзинәсе” күргәзмәсе җиңүчеләрен дә тәбрикләделәр. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле хатын-кызларга яңа концерт программасын тәкъдим итте.