tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Салават шәһәрендә ”Ак калфак” оешмасы бүлеге үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте
Башкортстанның Салават шәһәрендә ”Ак калфак” оешмасы бүлеге үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте

Башкортстанның Салават шәһәрендә ”Ак калфак” оешмасы бүлеге үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте

6нчы март көнне Башкортстанның Салават шәһәрендә ”Ак калфак” оешмасы бүлеге үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте.

Фәнзия Тибеева җитәкләгән “Аккалфаклылар”ны Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, “Ак калфак” оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина, шәһәр хакимияте мәдәният бүлеге җитәкчесе Алина Салихова бик күп тәбрикләү сүзләре җиткерде. Оешманың актив әгъзаларына мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кичәне шагыйрә, композитор Флүрә Шәрипова үзенең моңлы җырлары белән бизәде. ”Ак калфак” оешмасы әгъзаларыннан торган “Йолдызлар” вокаль-ансамбле тамашачылар күңеленә бик хуш килде, бәйрәм алды кәефенә күтәренке рух өстәде.

Җыр моң белән үрелеп барган кичәдә чыгыш ясаучылар оешманың киләчәктә дә халкыбызның гореф-гәдәтләрен саклап калуда, киләчәк буынны патреотик тәрбия рухында алга таба да җентекле эш алып баруларына ныклы ышаныч белдерделәр.

Рузил Имамов, Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*