tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта “Күңелем хәзинәсе” дигән күргәзмә оештырылды
Актанышта “Күңелем хәзинәсе” дигән күргәзмә оештырылды

Актанышта “Күңелем хәзинәсе” дигән күргәзмә оештырылды

Актанышта хатын-кызларның күңел хәзинәсен барладылар.  Актанышта уңган-булган хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Төбәк осталарының хезмәтләреннән торган  “Күңелем хәзинәсе” дигән күргәзмә оештырылды.

Милли бизәкләр белән чигелгән тастымал-сөлгеләр, түбәтәй- калфаклар, рәсемнәр картиналар, камыр ризыклары, агачтан, төрле материаллардан ясалган кул эшләре әйберләре –барысы да  күз явын алырлык күркәм хезмәт җимешләре. Яраткан шөгыльләреннән үз эшләрен ачкан хатын-кызлар да бар.

Яңа Әлем авылыннан Дилбәр Хуҗинаның үз клиентлары барлыкка килгән – чигү, картиналар ясау кебек шөгыльләре янына соңгы елларда тагын берәү өстәлгән- фоамириннан төрле чәчәкләр ясый башлаган. Күргәзмәдә ул ясаган милли киемле курчаклар, сәйләннән тезгән эшләнмәләр, кулъяулыклар да  иде.

Район мәдәният йорты сәнгатькәрләре, балалар иҗат коллективлары хатын-кызларга дәртле җыр-биюләрен бүләк итте. Район башлыгы Энгель Фәттахов алдынгыларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук “Күңелем хәзинәсе” күргәзмәсе җиңүчеләрен дә тәбрикләделәр. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле хатын-кызларга яңа концерт программасын тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*