tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Азан-2021» бәйгесендә катнашырга чакыра
Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Азан-2021» бәйгесендә катнашырга чакыра

Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Азан-2021» бәйгесендә катнашырга чакыра

Бөгелмә шәһәре һәм  Бөгелмә районы мөхтәсибәте теләгән бар кешеләрне Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш казыяты мәчетләренә йөрүчеләр арасында үткәрелә торган “Азан-2021” бәйгесендә катнашырга чакыра.

Балалар һәм өлкәннәр арасындагы бәйге 21 мартта Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырыла.

Бәйге, катнашучыларның яшенә карап, өч номинациядә уза:

  • 1 нче төркем: 7-18 яшьлекләр;
  • 2 нче төркем: 19-40 яшьлекләр;
  • 3 нче төркем: 41 яшьтән өлкәнрәкләр.

Мәртәбәле жюри катнашучыларның дикциясенә, азан текстын дөрес яңгыратуына, көйләү аһәңенә-моңына, костюмының бәйге асылына туры килү-килмәвенә карап, бәя бирәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Чара 21 март көнне түбәндәге адрес буенча Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә үтәчәк: Кызыл Бистә урамы, 68.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*