tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Әлфия Авзаловага багышланган китап инглиз теленә тәрҗемә ителде
ВИДЕО: Әлфия Авзаловага багышланган китап инглиз теленә тәрҗемә ителде

ВИДЕО: Әлфия Авзаловага багышланган китап инглиз теленә тәрҗемә ителде

Әлфия Авзалованың иҗатын барлау һәм киләчәк буынга  җиткерү максатыннан республикада төрле юнәлешле мәдәни чаралар  гамәлгә куелган. Шул исәптән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган, «Әлфия Авзалова» дигән китап басылып чыкты. Мәшһүр җырчыга багышланган әлеге китапның инглиз теленә тәрҗемәсе дә әзер. Күптән түгел Халыкара Бала-Сити” мәктәбендә   аны тәкъдир итү чарасы үтте.

“Alfiya Avzalova» китабын тәкъдим итү тантанасы башланганчы  чарада катнашучылар шәхси вә дәүләт хезмәттәшлеге проекты кысаларында ачылган полилингваль мәктәп эшчәнлеге белән  танышты. Альбина Насыйрова уку йортының соңгы араларда ирешкән уңышларына тукталды.

Марат Әхмәтовны аеруча  халыкара белем йортында татар телен укыту дәрәҗәсе кысыксындырды.

Бу сорауга җавап бик катлаулы булып чыкты. Аның нәтиҗәсен чара үткәннән соң күрерсез дип чикләнде җитәкче һәм кунакларга Әлфия Авзаловага багышланган күргәзмзә белән танышырга тәкъдим итте.

Чын күңелдән горурланыр иде Әлфия апа сәхнә түрендә басып торган кызларын, онык һәм оныкчыклары чыгышын  күреп.  Оныклары Әлфия Авзалованы  әби дип түгел , әннәкә дип йөрттек дип уртаклашты

Тәэсирләнеп, күңеле тулып китсә дә еламыйк әле , җырлыйк дип,  Әлфия апача дәвам итте Зөлфия ханым.

Музыкаль- кичә барышында Әлфия апа белән бәйле истәлекләрен дә яңартты чыгыш ясаучылар.

Әнә шушы җырлавы әле дә колагымда яңгырап тора  дип искә алды, Илсур Һадиуллин.

Китапны инглиз теленә тәрҗемә итүгә ихтыяҗ туу Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурска бәйле.

«Әлфия апа дөнья халыклары җырлары» программасы белән бик күп илләрне гизгән. Димәк, инглиз теленә тәрҗемә ителгән әлеге китап аша , дөнья илчесе булган җырчы- Әлфия Авзалова язмышы һәм иҗаты белән,  төрле милләт халыклары да таныша ала.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*