tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру эшләренә багышланган киңәшмә уздырды
Данис Шакиров Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру эшләренә багышланган киңәшмә уздырды

Данис Шакиров Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру эшләренә багышланган киңәшмә уздырды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мөслимдә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру эшләренә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстанның Мөслим муниципаль районы хакимияте вәкилләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев катнаштылар.

Эш барышында бәйрәмгә Россия регионнарыннан чакырылачак кунаклар, аларны ашату һәм кундыру кебек көнкүреш мәсьәләләр белән бергә, мәдәни программага һәм башка мөһим темаларга тукталдылар.  3 июль көнне узачак милли бәйрәмебезгә Россиянең 40тан артык регионыннан 500 дән артык милләттәшебез һәм мәртәбәле кунаклар килүе көтелә.

Исегезгә төшерәбез, узган елда эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Мөслим җирендә узарга тиешле XI Бөтенроссия авыл Сабан туе 2021 елга күчерелгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*