Кичә Урта диңгезнең Анталия ярында кичке сәгатьләрдә үткән Сабан туена меңгә якын кеше җыелган – Татарстаннан гына түгел, Башкортостан, Эстония, Украина, Кавказ төбәгеннән дә татарлар килгән. Бу турыда оештыручыларның берсе – Анталия татарлары җәмгыяте активисты Фәнис Зыялы хәбәр итә.

Сабан туе программасын татар, башкорт һәм төрек телләрендә Фәнис Зыялы җырчылар Лира Гайнетдинова һәм Линар Хаҗиев белән бергә алып барган. Анталия татарлары чакыруы буенча кунак булып Татарстаннан җырчылар Нурзадә, Илгиз Шәйхразиев, шагыйрә Йолдыз Шәрапова килгән. Анталияле татарлар да да җыр-бию осталыкларын күрсәткәннәр,

Анталия кичке сабан туена Аланиядә яшәүче татарлар махсус автобус белән килгәннәр, шулай ук Мәрсиндәге татарлар, төбәктәге месхет, төрекмән, кырым татарлары җәмгыяте вәкилләре дә катнашкан. Шулардан Җәсурхан Байдыр: “Бу бәйрәмдә без татар милләтен якыннан таныдык. Уңганлыклары, җыр-биюгә, аш-суга осталыклары, кунакчыллыклары күзгә ташланып тора. Оештыру эше югары дәрәҗәдә куелган”, – дип фикерләре белән уртаклашты.
Анталия кичке сабан туе Татарстан ярдәменнән башка, Оксана Назарова, Фәнис Зыялы, Халидә Әхмәтова тарафыннан Коньяалты районы хакимияте, “Koçak Saat” кибете, “Cenap Düzgün” мәгариф оешмасы, “Yemen Kahvecisi” кафелар челтәренең финанс булышлыгы белән оештырылган. Анда Саба осталарының милли кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән, Халидә Әхмәтова һәм ярдәмчеләре тарафыннан татар милли ашлары ярминкәсе үткәрелгән. Бәйрәм “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнгән.
Рушания Алтай
tatar-inform