tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада “Балкыш” VII республикакүләм фестиваленең район туры гала-концерты үтте
Арчада “Балкыш” VII республикакүләм фестиваленең район туры гала-концерты үтте

Арчада “Балкыш” VII республикакүләм фестиваленең район туры гала-концерты үтте

Чара өлкән буын вәкилләренең иҗади мөмкинлекләрен ачуга юнәлдерелгән. Ул елдан-ел камилләшә һәм катнашучылар саны арта бара. Быел фестиваль Татарстан Республикасы ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышлап үткәрелә.

– Дүрт ай буе авылларга йөреп талантларны барладык. Җиде зонада 700дән артык кеше катнашты. 160 номер булды. Иң көчле 50 номерны сайлап алдык. 25е Яңа Кенәр мәдәният йорты, калганнары Арча сәхнәсендә чыгыш ясый, – диде район ветераннар оешмасы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. – Дүрт ай буе сезнең белән булдым. Шуны белдем – ветераннар арасында нинди генә талантлы шәхесләр юк икән! Сокланырлык, искиткеч чыгышлар. 50 номерны сайлап алу бик авыр булды. Хәзер шулар арасыннан да зона турына 10 номерны гына сайлап алырга кирәк була. Без яшибез, без яшь икән әле. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен.

– Иҗатка булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, иҗат белән бергә атлыйсыз, мәдәни мирасны халыкка тапшырасыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина.

Концерт Курса-Почмак үзешчәннәре башкаруында фольклор күренеш белән башланып китте. Җыр-биюләр, уеннар күпләрне яшьлекләренә алып кайтты. Ә аннан инде залга җыр, моң агылды. Күбесе тамашачылар яшь вакытларында башкарган көйләр. Шуңадыр, җырчыларга кушылып эчтән генә булса да көйләп тә утыручылар булды.

Арчалар игътибарына тәкъдим ителгән утыздан артык номерның һәрберсен иң матур сүзләр белән генә мактыйсы килә. Гөрләтеп кул чабалар икән, димәк, алар моңа лаек. Арча тамашачысы юкка гына алкышлар яудырмый.

“Туган якның төнге күге истә, һаман да истә”. Әнә шулай чис-та, көчле, матур тавышы белән Мирҗәмнән Басыйр Шәяхмәтов үзе гармунда уйнап җыр сузды.

– 5 яшьтә гармунда уйный идем инде мин, – диде Басыйр. – Әтидән өйрәндем. Кенәбашта үстем мин. Мәктәптә укыганда да уйнадым, җырладым. Әтинең дә, әнинең дә тавышлары бик матур иде. Өстәвенә әни бии, әти гармунда уйный. Сәнгатькә мәхәббәт шулардан күчкәндер инде. 1978 елда авылдан чыгып киттем. Акчишмәдә урманчылыкта эшләдем. Урманда да, көтү көткәндә дә гел җырлый идем. Сәхнәләрдә чыгышлар ясадым. Озын көйләрне яратам мин. Ә бервакыт Марат Дәүләтшин мине Арчага чакырып алды. Менә шуннан китте. Фестивальләрдә беренче урыннарны яуладым, “Уйнагыз, гармуннар”да катнаштым. Кыскасы, сәхнәдән төшкән юк.

Абыйлы-энеле Васыйл һәм Вагыйз Әһлиуллиннар гармунда өздерде генә. Вагыйз мәдәният хезмәткәре, сәнгать сөючеләрдән аны кем генә белми икән. Абыйсы Васыйл да оста гармунчы икән бит!

– Безгә 11-9 яшьләр тирәсе иде. Әти гармун алып кайтты. Ярыша-ярыша өйрәндек. Клуб мөдире Абдулла Лотфуллин шуны күреп клубка ике гармун алды. Безнең өчен. Хәтерлим әле, әтине утыртып, аның ике ягына басып гармун уйнадык. Әти шунда “Арча” җырын башкарды. 1971 ел иде ул. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуым шул булды. Абый гомер буе тракторда эшләде, әмма гармунын ташламады, сәхнәдән төшмәде, – диде Вагыйз.

Курса-Почмактан “Чишмә” вокаль ансамбле җырчылары махсус шушы фестиваль өчен бер төрле костюмнар сатып алганнар. Илдус авылыннан трио профессионал артистлардан кимен куймады. Кызлар “Алмагачларым”ны башкардылар. Иң матур чыгышларның берсе булды ул. Ә кайда әзерләнгәннәр, диегез? 20 хуҗалыклы авылда клуб та юк бит. Өйләрендә! Үзләрен шундый иркен тоталар, рәхәтләнеп, дөньяларын онытып җырлыйлар. Башлап җырлаучысы “Ел хатын-кызы” бәйгесе җиңүчесе, күп бала анасы Гөлгенә Хәбибрахманова.

“Көн саен керәсең төшемә”, – дип җырлады Иске Төрнәледән Тәлгать Бәдгыев. 65 яшь. Гомере буе колхозда эшләгән. Соңгы 15 елда токарь. 10-12 яшьтә гармунда уйнарга өйрәнгән. 2 сыйныфта укыганда җырлый башлаган.

– Беренче җырымны 1944 елгы абыем армиядән отпускка кайткач башкардым. Миңа ул чакта 6 яшь иде. Елга буена төшеп “Кайтам инде туган ягыма”ны суздым, – ди Тәлгать. – Минем әнинең әтисе җырлаган. Ул революция вакытында ук үлгән. Әби шулай дия иде. Нәселдә башка җырчы да юк. Шул бабайдан күчкәндер инде. “Сибелә чәчем” кебек озын җырларны яратам. Шатланганда да, борчылганда да, кәеф күтәренке булганда да сәгатьләр буе уйный алам.

– Минем әни белән әти җырлыйлар иде. Биш баладан үзем генә бу яктан алар юлыннан киттем. Кечкенәдән җырлыйм. Мирҗәм, Пөшәңгәр клублары сәхнәләреннән төшмәдем. Шигырьләр дә язам. Мәктәптә укыганнан бирле. Лаеклы ялга чыккач рәхәтләнеп яза башладым. Китап итеп бастырырга хыялланып йөрим. Бик күптәннән сәхнәгә чыккан юк иде инде, менә тәвәккәлләдем, – диде Лесхозда яшәүче Әлфия Каюмова.

Ул җырламый да кебек, иреннәре генә селкенә, ә күпме моң агыла. Шунда танылган җырчы Миңгол Галиевның бер очрашканда әйткән сүзләре искә төште: “Чын җырчы авызын зур итеп ачып кычкырып җырламый. Аның иреннәре арасыннан гына моң агыла”, – дигән иде ул. Әлфия ханым да йомшак матур тавышы белән әсир итте.

Биючеләр турында әйтми калу дөрес булмас. Чөнки алар ике бөртек һәм ниндиләр! Нурия Әхтәмова башкорт, Тәнзилә Вәлиева үзбәк халыклары биюләрен башкардылар.

Ул көнне өч сәгатькә якын барган концерт сизелми дә үтеп китте. Рәмзия Хәмидуллина әйткәнчә, сез яшь әле, яшь күңелле. Киләчәктә шулай сәнгать белән янәшә атлап, көнләшерлек итеп яшәгез.

29 мартта Арчада фестиваль-нең зона этабы үтте. Анда Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнары үзешчәннәре катнашты. Чыгышларга мәртә-бәле жюри бәя бирде.

arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*