tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең “Урама” фольклор ансамбле “Җырлыйк әле!” тапшыруында
Ульяновск өлкәсенең “Урама” фольклор ансамбле “Җырлыйк әле!” тапшыруында

Ульяновск өлкәсенең “Урама” фольклор ансамбле “Җырлыйк әле!” тапшыруында

«Татарстан-Яңа гасыр» каналының әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе чакыруы буенча, Ульяновск татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле «Җырлыйк әле» тапшыруында кунакта булып кайтты. Сембер татарларының кош теленә охшатып әзерләнә торган ризыгы исеме белән аталучы әлеге коллектив моннан өч ел элек оешкан иде.

«Урама» китаплардан, яисә радиодан яңгыраган җырларны сәхнәдән башкару белән генэ чикләнми, алар узләре татарлар яши торган авылларга чыгып әби-бабаларыбыздан калган борынгы җырларны , бәет-мөнәҗәтләрне язып алалар һм киң халык катламына җиткерәләр. Ансамбльгә 20 гә якын үзешчән сәнгать остасы йөри. Тапшыруда ансамбльнең җырчылары Алсу Әлмәтова, Вазыйх Камалов һәм Зөбәрҗәт Мингалиевалар катнаша. Өч сәгатьтән артык барган бәйгедә кемнең ничә балл җыеп җиңүче булганын 23 апрель көнне «Җырлыйк әле» тапшыруын карагач белербез.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*