Кайгы уртаклашу сүзләрен Мордовия Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артём Здунов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән рәсми очрашу вакытында җиткерде. Искәртеп узабыз, бүген Казанның 175нче номерлы мәктәбендә коточкыч фаҗига булды – мәктәптә атыш оештырганнар. Билгеле булганча, мәктәптә 9 кеше һәлак булган.
Түгәрәк өстәл янында хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре күтәрелде. Аерым алганда, сүз мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында барды. Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган мәдәни-массакүләм чаралар уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук ул бүген Саранскта узган XII Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
- 2022 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен Ләмбрә районы Аксюн авылында уздыру планлаштырыла, ул Саранскидан 10 км ераклыкта урнашкан.