Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасын күп еллар дәвамында яздырып алган һәм яратып укыган тугры укучыларыбыз һәр авылда байтак. Шуларның берсе – Кочко-Пожарның хөрмәтле өлкәне, легендар “Авангард” колхозының алдынгы савымчысы, хезмәт ветераны Афия апа Гафурова 17 ноябрьдә, 90 яшьлек матур олуг юбилеен билгеләп үтте.
Язма героебызның балачагы һәм яшүсмер чоры авыр сугыш елларына туры килә. Бөек Ватан сугышы вакытында әтисе Әйзәтулла Горький химиклар заводында эшли. Аннан ул чирләп кайта һәм 1948 елда вафат була. Озакламый әбисе дә якты дөньяны ташлый, әнисе итәк тулы балалар белән авырлыклар алдында берүзе кала.
Вакытыннан элек олыгайган, көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылган, берсе артыннан берсе килгән сынаулар сынаган, балачак бәхете татырга насыйп булмаган шул сугыш чоры балаларына.
Менә Афия апа да җидееллык мәктәпне тәмамлап, яшьли тормыш “арбасына” җигелә, күмәк хуҗалыкта олылар белән беррәттән төрле эшләр башкара, 17 яшеннән молотилкада ашлык суктыра башлый. Аннары яшь кызны печән чабучылар бригадасына күчерәләр. Берничә елдан соң күмәк хуҗалык идарәсе Афиягә савымчы вазифасын йөкли. Бу җаваплы һәм кул көче таләп иткән хезмәттә ул өч дистә елга якын эшли, күрсәткечләр буенча һәрвакыт алдынгылар сафында була. Гомерен туган җиренә багышлаган чын хезмәт ветераны ул.
Таң атканчы фермада була идек инде. Туарларны башта ашатырга, эчерергә, асларын чистартырга кирәк, аннары гына савымга керешәсең. Берничә сәгать эчендә кулдан 10-15 сыер уза. Эшне бетергәч бармакларны тоймыйсың. Бигрәк тә таналар белән авыр була иде. Савым аппаратларын куллана башлагач кына, хезмәтебез җиңеләйде. Сыер бозауласа төн уртасында да хезмәт урынына чакырталар иде, чөнки туар өчен син җаваплы.
Шулай эшләдек инде көне-төне ял күрмичә. Урыныңа вакытлыча кеше тапсаң гына берничә көнгә ялга китәргә рөхсәт бирелә иде. Шуның өстенә йорттагы туарларны карыйсы бар. Әлеге яшь хатын-кызларның шулкадәр авыр эшне башкарырга көчләре дә җитмәс. Эх, эләкте дә инде безнең буынга.
Ләкин тормышыма зарланмыйм. Хезмәтебез җиңелдән булмаса да, трудденьга гына эшләсәк тә, күңелебез күтәренке иде. Халык үзара дус, ярдәмләшеп яшәде, идарә кушкан планны үтәргә, халкыбызны сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә тырыштык. Ул чорда хезмәт кешесенә дәүләт тарафыннан хөрмәт зур булды. Минем исемемә дә төрле дәрәҗәле мактау хатлары байтак килде. Иң мөһиме – безне бөек социалистик ил төзү максаты рухландырып торды, яшәргә һәм эшләргә көч бирде, – дип искә алды колхоздагы хезмәтен Афия апа.
Үзенә тиң ярны Афия апа туган авылында таба, Абдулхай исемле егет белән алар 1952 елда өйләнешәләр. Гаилә башлыгы гомер буе колхозда эшли. Туйның ничек узганын сораштыра башлагач: “Кияү йортына ике яклап туган-тумача җыелды да, булды. Өстәлдә үзең әзерләгән тозланмалар, мичтә пешерелгән әпәй. Шуңа да риза идек, юклык вакыты иде бит, – дип искә алды Афия апа 70 ел элек булган вакыйганы.
Бераз бергә яшәгәч, Абдулхайны армия сафларына алалар. Тормышларын түгәрәкләп, беренче булып туган балалары Максутка ул чакта нибары 9 ай тула. Абдулхай хәрби бурычын Белоруссиянең Гродно шәһәрендә үти. Өч ел егет белән кыз бер-берсен сагынып, мәхәббәтләрен белдереп хатлар языша. Гаилә башлыгы исән-имин кайткач, тормыш дәвам итә, яшь пар тагын өч балага – Гөлсем, Равилә һәм Илдарга гомер бирә, аларны акыллы, хезмәт сөючән итеп үстерә, олы тормыш юлына озата.
Балаларны үстерешергә яшь хатынга каенанасы Бәдриҗан булыша. Ул авылда танылган оста тегүче була. Пожарның олы буын вәкилләре аны яхшы хәтерлидер. Халыкка кием-салым тегүдән кергән табыш йорт чыгымнарын капларга ярап куя.
Килен белән каенана беренче көннән үк уртак тел таба, араларында җылы мөнәсәбәтләр урнаша. Тиз арада алар үзләрен әни белән кыз буларак хис итә.
– Кадерле каенанама җылы карашы, ярдәме, зирәк киңәшләре өчен мең рәхмәт. Аның язмышы җиңел түгел иде, яшьли тол хатын калган. Хәләле Гафур Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. 37 ел эчендә арабызда үпкәләшү, талашу беркайчан булмады. Ходайдан мәңгелек урынын җәннәт бакчаларына әйләсен дип гел хәтем-догада торам. Аның тегү машинасын сагынмалы бүләк итеп саклыйм, – дип искә алды каенанасын әңгәмәдәшем.
1989 елда савымчы хезмәтен ташлап, Афия апа лаеклы ялга чыга. Шул вакытка оныклары да инде үсеп җитә. Аларның уңышларына сөенеп хәләлең белән яшәргә дә яшәргә иде. Тик язмаган шул Афия апага тормыш иптәше белән бергә картаерга, чөнки, кызганычка, Абдулхай абый берничә елдан соң вафат була. Олы улының якты дөньяны вакытсыз ташлавы да аның йөрәгенә тирән яра салган.
Бүген хөрмәтле юбиляр төп йортта улы Илдар, килене Дилә карамагында бәхетле картлык кичерә.
– Аллаһы Тәгалә миңа мәрхә-мәтле каенана да, кайгыртучан, игътибарлы, сабыр килен дә бүләк итте. Бәдриҗан әнием белән ничек яхшы торсак, хәзер Диләм белән дус, тату, бер-беребезне аңлап яшибез. Ул кечкенә дә төш кенә, гел хәрәкәттә. Көндез эштә булса, кичен дә тик тормый, йорт эшләре белән гел мәш килеп йөри. Илдар белән икесенә дә зур рәхмәт, – диде Афия апа канәгать булып.
Үзләре дә олы яшькә җитеп, лаеклы ялга чыккач башкаладан авылга кире кайткан кызлары да газиз кешеләре янына еш килә, хәлләрен белешә, кирәк-яракларын кайгырта. Оныклары да кадерле әбекәйләрен беркайчан да онытмый, җае чыккан саен күчтәнәчләр белән килеп сөендерә.
– Әниебезгә рәхмәттән гайре сүзебез юк. Ул безне назда тәрбияләп үстерде, лаеклы кеше ясады, олы тормышка юл ачты, балаларыбызны карашты. Әниебезгә нык сәламәтлек, тыныч, бәхетле картлык телибез, безне һаман каршы алсын иде, – дип җиткерделәр теләкләрен Гөлсем белән Равилә ханымнар һәм аларның сүзләренә язма героебызның кияүләре Рәхмәтулла белән Таһир абыйлар да кушылды.
Афия апа шикелле алар да киленнәрен якын күрәләр. Әниләре белән гомум фотога төшәр алдыннан, барысы да бер тавыштан: “Диләдән башка сугылмыйбыз, аны көтәбез” – диделәр.
Шөкер Ходайга, унынчы дис-тәсен вакласа да Афия апаның сәламәтлеге әйбәт, аек акылында, аяк өстендә, хәтере уңай. Дини йолаларны үтәп яшәргә тырыша, хәтем-догалар укый, тәсбих тарта, берничә ел элек ураза да тоткан әле. Әбуш вакытында “ТНВ” каналыннан татар дөньясы яңалыклары белән таныша.
Әйткәнебезчә, Афия апа газета-бызның тугры укучысы, аның һәр санын күзәтеп бара. Шуңа барча укучыларыбыз исеменнән хөрмәтле юбилярыбызны түгәрәк туган көне белән кайнар котлыйбыз, нык сәламәтлек, бала-оныкларының кадер-хөрмәтендә булып озак еллар яшәвен телибез!
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы