tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды
Түбән Камада «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды

Түбән Камада «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды

Түбән Камада «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы булды. Бу очрашу рухи-әхлакый тәрбия республика форумына әзерлек кысаларында чаралар циклының дәвамы булды.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән берлектә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү турында пленум узган иде.

«Ак калфак» вәкилләре белән очрашу «Туган як тарихын күренекле шәхесләр бизи» темасына багышланды. Анда Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин, Татарстанның һәм Россиянең муниципаль районнарыннан, Пермьнан, Кировтан, Башкортстаннан, Чувашиядән 50дән артык делегат һәм кунак катнашты.

«Якыннарга, гаиләгә, гореф – гадәтләргә һәм туган телгә хөрмәт тәрбияләүче кешеләр бар: бу яңа буынны тәрбияләүдә бик мөһим өлеш булып тора!» – дип билгеләп үтте Рамил Муллин.

Делегатларны Түбән Кама шәһәре һәм районының истәлекле урыннары белән таныштырдылар. Ташлык авылында балалар бакчасында, китапханәдә, мәчеттә, мәдәният йортында булдылар. Шулай ук кунакларга Айдар Хәмзин авыл тарихы турында китабын тәкъдим итте.

Аннан соң кунакларны Халыклар дуслыгы йорты һәм ТР халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музее белән таныштырдылар. Татар драма театрында кунакларга спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.

Кунаклар Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркына килделәр. Анда алар бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Китапханәчеләр кунакларны үзләренең учреждение эшчәнлеге белән таныштырды.

Эшлекле очрашу ахырында «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында пленар утырыш булды. Монда милли кием элементлары белән күргәзмә оештырылган иде. Шулай ук белгечләр мәгълүмати стендларда белем бирү учреждениеләренең милли проектларын тәкъдир иттеләр.

Үзенең сәламләү сүзендә Рамил Муллин Түбән Кама турында сөйләде.   Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы үсеп килүче буынны рухи әхлакый гаилә кыйммәтләре яктылыгында тәрбияләргә кирәклеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, балаларның нинди шартларда белем алуында да әхлак өлеше бар. Кечкенәдән матурлык үрнәгендә тәрбияләнгән балалар, киләчәктә дә аны үз тирәләрендә булдырырга теләрләр.

Түбән Кама берләшмәсе җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина шәһәрдә һәм районда нинди проектлар тормышка ашырылуы турында сөйләде. Мәсәлән, чара «Ковер» яшьләр үзәгендә үткәрелде. Барлык катнашучыларны яулык бәйләргә өйрәттеләр, шулай ук милли киемнәр коллекциясе дә күрсәтелде. Халыклар дуслыгы йортында милли ашамлыклар бәйрәме үткәрелде. Сабантуй бәйрәменә китапханә хезмәткәрләре белән берлектә күргәзмә һәм тематик фотозона оештырылды. Барлык кунаклар да милли чәк-чәк белән татар чәе эчтеләр.

Шулай ук Түбән Кама районы авылларында да гореф-гадәтләрне   саклыйлар. Анда һәр бәйрәмдә балалар өчен милли уеннар кертергә тырышалар. Түбән Кама районының өч авылында «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле берләшмәләре үз эшчәнлекләрен алып бара. Каенлы, Тоба һәм Кызыл Чапчак авылларында да берләшмәләр эшли. Шулай ук авылларда да   берләшмәләрне арттыру планлаштырыла. Очрашуда берләшмәнең филиаллары һәр татар авылында булырга тиеш, дип ассызыкладылар.

«Киләчәгебезнең уртак максаты – татар ата-аналарын тәрбияләү. Моны бүгеннән үк башларга кирәк. Тәрбия әниләр кулында. Әниләр идеяләрне һәрьяклап үзләштерде, гореф – гадәтләрне тормышка кайтарды», – диде төбәк оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Йомгак ясап, спикерлар  гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне  өйрәнеп, без милләтне саклап кала һәм үсеп килүче буынга лаеклы тәрбия бирә  алачакбыз, дип билгеләп үтте.

Киңәшмәдә татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклауга аерым өлеш керткән түбәнкамалыларны да бүләкләделәр. Моннан тыш, очрашуны оештыруда ярдәм иткәне өчен, «Ак калфак» берләшмәсе Рамил Муллинга да рәхмәт хаты тапшырды.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*