tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Авангард»ның атказанган савымчысы Афия Гафурова 90 яшьлеген билгеләп үтә
«Авангард»ның атказанган савымчысы Афия Гафурова 90 яшьлеген билгеләп үтә

«Авангард»ның атказанган савымчысы Афия Гафурова 90 яшьлеген билгеләп үтә

Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасын күп еллар дәвамында яздырып алган һәм яратып укыган тугры укучыла­рыбыз һәр авылда байтак. Шуларның берсе – Кочко-Пожарның хөрмәтле өлкәне, леген­дар “Авангард” колхозының алдынгы савымчысы, хезмәт ветераны Афия апа Гафурова 17 ноябрьдә, 90 яшьлек матур олуг юбилеен билгеләп үтте.

Язма героебызның балачагы һәм яшүсмер чоры авыр сугыш елларына туры килә. Бөек Ватан сугышы вакытында әтисе Әйзәтулла Горький химиклар заводында эшли. Аннан ул чирләп кайта һәм 1948 елда вафат була. Озакламый әбисе дә якты дөньяны ташлый, әнисе итәк тулы балалар белән авырлыклар алдында берүзе кала.

Вакытыннан элек олыгайган, көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылган, берсе артыннан берсе килгән сынаулар сынаган, балачак бәхете татырга насыйп булмаган шул сугыш чоры балаларына.

Менә Афия апа да җидееллык мәктәпне тәмамлап, яшьли тормыш “арбасына” җигелә, күмәк хуҗалыкта олылар белән беррәттән төрле эшләр башкара, 17 яшеннән моло­тилкада ашлык суктыра башлый. Аннары яшь кызны печән чабучылар бригадасына күчерәләр. Берничә елдан соң күмәк хуҗалык идарәсе Афиягә савымчы вазифасын йөкли. Бу җаваплы һәм кул көче таләп иткән хезмәттә ул өч дистә елга якын эшли, күрсәткечләр буенча һәрвакыт алдынгылар сафында була. Гомерен туган җиренә ба­гышлаган чын хезмәт ветераны ул.

Таң атканчы фермада була идек инде. Туарларны башта аша­тырга, эчерергә, асларын чистар­тырга кирәк, аннары гына савымга керешәсең. Берничә сәгать эчендә кулдан 10-15 сыер уза. Эшне бетергәч бармакларны тоймыйсың. Бигрәк тә таналар белән авыр була иде. Савым аппаратларын кул­лана башлагач кына, хезмәтебез җиңеләйде. Сыер бозауласа төн уртасында да хезмәт урынына ча­кырталар иде, чөнки туар өчен син җаваплы.

Шулай эшләдек инде көне-төне ял күрмичә. Урыныңа вакытлыча кеше тапсаң гына берничә көнгә ялга китәргә рөхсәт бирелә иде. Шуның өстенә йорттагы туарлар­ны карыйсы бар. Әлеге яшь хатын-кызларның шулкадәр авыр эшне башкарырга көчләре дә җитмәс. Эх, эләкте дә инде безнең буынга.

Ләкин тормышыма зарланмыйм. Хезмәтебез җиңелдән булмаса да, трудденьга гына эшләсәк тә, күңелебез күтәренке иде. Халык үзара дус, ярдәмләшеп яшәде, идарә кушкан планны үтәргә, хал­кыбызны сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә тырыштык. Ул чорда хезмәт кешесенә дәүләт тарафыннан хөрмәт зур булды. Ми­нем исемемә дә төрле дәрәҗәле мактау хатлары байтак килде. Иң мөһиме – безне бөек социалистик ил төзү максаты рухландырып торды, яшәргә һәм эшләргә көч бирде, – дип искә алды колхоздагы хезмәтен Афия апа.

Үзенә тиң ярны Афия апа туган авылында таба, Абдулхай исем­ле егет белән алар 1952 елда өйләнешәләр. Гаилә башлыгы гомер буе колхозда эшли. Туйның ничек узганын сораштыра баш­лагач: “Кияү йортына ике яклап туган-тумача җыелды да, булды. Өстәлдә үзең әзерләгән тозлан­малар, мичтә пешерелгән әпәй. Шуңа да риза идек, юклык вакыты иде бит, – дип искә алды Афия апа 70 ел элек булган вакыйганы.

Бераз бергә яшәгәч, Абдулхайны армия сафларына алалар. Тор­мышларын түгәрәкләп, беренче булып туган балалары Максутка ул чакта нибары 9 ай тула. Абдул­хай хәрби бурычын Белоруссиянең Гродно шәһәрендә үти. Өч ел егет белән кыз бер-берсен сагынып, мәхәббәтләрен белдереп хатлар языша. Гаилә башлыгы исән-имин кайткач, тормыш дәвам итә, яшь пар тагын өч балага – Гөлсем, Равилә һәм Илдарга гомер бирә, аларны акыллы, хезмәт сөючән итеп үстерә, олы тормыш юлына озата.

Балаларны үстерешергә яшь хатынга каенанасы Бәдриҗан бу­лыша. Ул авылда танылган оста тегүче була. Пожарның олы буын вәкилләре аны яхшы хәтерлидер. Халыкка кием-салым тегүдән кергән табыш йорт чыгымнарын капларга ярап куя.

Килен белән каенана беренче көннән үк уртак тел таба, арала­рында җылы мөнәсәбәтләр урна­ша. Тиз арада алар үзләрен әни белән кыз буларак хис итә.

– Кадерле каенанама җылы ка­рашы, ярдәме, зирәк киңәшләре өчен мең рәхмәт. Аның язмышы җиңел түгел иде, яшьли тол хатын калган. Хәләле Гафур Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. 37 ел эчендә арабызда үпкәләшү, талашу беркайчан булмады. Хо­дайдан мәңгелек урынын җәннәт бакчаларына әйләсен дип гел хәтем-догада торам. Аның тегү машинасын сагынмалы бүләк итеп саклыйм, – дип искә алды каенана­сын әңгәмәдәшем.

1989 елда савымчы хезмәтен ташлап, Афия апа лаеклы ялга чыга. Шул вакытка оныклары да инде үсеп җитә. Аларның уңышларына сөенеп хәләлең белән яшәргә дә яшәргә иде. Тик язмаган шул Афия апага тормыш иптәше белән бергә картаерга, чөнки, кызганычка, Абдулхай абый берничә елдан соң вафат була. Олы улының якты дөньяны вакыт­сыз ташлавы да аның йөрәгенә тирән яра салган.

Бүген хөрмәтле юбиляр төп йорт­та улы Илдар, килене Дилә кара­магында бәхетле картлык кичерә.

– Аллаһы Тәгалә миңа мәрхә-мәтле каенана да, кайгыртучан, игътибарлы, сабыр килен дә бүләк итте. Бәдриҗан әнием белән ни­чек яхшы торсак, хәзер Диләм белән дус, тату, бер-беребезне аңлап яшибез. Ул кечкенә дә төш кенә, гел хәрәкәттә. Көндез эштә булса, кичен дә тик тормый, йорт эшләре белән гел мәш ки­леп йөри. Илдар белән икесенә дә зур рәхмәт, – диде Афия апа канәгать булып.

Үзләре дә олы яшькә җитеп, лаеклы ялга чыккач башкала­дан авылга кире кайткан кызла­ры да газиз кешеләре янына еш килә, хәлләрен белешә, кирәк-яракларын кайгырта. Оныклары да кадерле әбекәйләрен бер­кайчан да онытмый, җае чыккан саен күчтәнәчләр белән килеп сөендерә.

– Әниебезгә рәхмәттән гай­ре сүзебез юк. Ул безне назда тәрбияләп үстерде, лаеклы кеше ясады, олы тормышка юл ачты, ба­лаларыбызны карашты. Әниебезгә нык сәламәтлек, тыныч, бәхетле картлык телибез, безне һаман кар­шы алсын иде, – дип җиткерделәр теләкләрен Гөлсем белән Равилә ханымнар һәм аларның сүзләренә язма героебызның кияүләре Рәхмәтулла белән Таһир абыйлар да кушылды.

Афия апа шикелле алар да киленнәрен якын күрәләр. Әниләре белән гомум фотога төшәр алдын­нан, барысы да бер тавыштан: “Диләдән башка сугылмыйбыз, аны көтәбез” – диделәр.

Шөкер Ходайга, унынчы дис-тәсен вакласа да Афия апаның сәламәтлеге әйбәт, аек акылында, аяк өстендә, хәтере уңай. Дини йолаларны үтәп яшәргә тырыша, хәтем-догалар укый, тәсбих тарта, берничә ел элек ураза да тоткан әле. Әбуш вакытында “ТНВ” кана­лыннан татар дөньясы яңалыклары белән таныша.

Әйткәнебезчә, Афия апа газета-бызның тугры укучысы, аның һәр санын күзәтеп бара. Шуңа барча укучыларыбыз исеменнән хөрмәтле юбилярыбызны түгәрәк туган көне белән кайнар кот­лыйбыз, нык сәламәтлек, бала-оныкларының кадер-хөрмәтендә булып озак еллар яшәвен тели­без!

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*