tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәрендә “Рәйхан” татар клубы үзенең 3 еллык бәйрәмен уздырды
Уфа шәһәрендә “Рәйхан” татар клубы үзенең 3 еллык бәйрәмен уздырды

Уфа шәһәрендә “Рәйхан” татар клубы үзенең 3 еллык бәйрәмен уздырды

Уфа шәһәрендә оешкан “Рәйхан” клубы үзенең 3 еллык бәйрәм кичәсенә җыйналды.

Оешма танылган тележурналист,  язучы һәм шагыйрә, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Халисә Мөхәммәдиева башлангычы белән аякка баса. Бу 2019 елның 24 октябре була.

Клуб талантлы милләтәшләребез һәм гүзәллеккә гашыйк кешеләрне берләштерә. Халисә Мәсгут кызы, клубның җитәкчесе буларак һәр очрашуны, сәяхәтне кызыклыитеп үткәрүгә бар көчен сала.
Чираттагы бәйрәм кичәсе дә бик матур, күңелле узды. Мәртәбәле кунаклар катнашты, клуб әгъзаларының чыгышларын тамаша кылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, танылган сәнгатькәр һәм җырчы Миләүшә Имашева, “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Рәсимә Гайфуллина, күренекле милләтәшебез Нәфисә Акчурина тәбрикләүләрен җиткерделәр. Альфред Әмир улы бер төркем лаеклы милләтәшебезне бүләкләде.

Чара һәрвакыттагыча җыр-моң, дәртле биюләр белән үрелде.

Әйткәндәй, “Рәйхан”ның үз ансамбле булдырылган. Һәр очрашу, кичә, җыелыш “Рәйхан” халык җыры белән ачылып, “Туган тел” гимны белән тәмамлана.

Юлай Низаев

tulpar.info

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*