tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре MOÑ театрында Рабит Батулла белән очрашты
Татар яшьләре MOÑ театрында Рабит Батулла белән очрашты

Татар яшьләре MOÑ театрында Рабит Батулла белән очрашты

MOÑ театры яшьләре үз мәйданчыкларында «Батулла киче» уздырды. Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла яшьләргә даһилык формуласын, бәхет, моң төшенчәләрен аңлатып бирде.

«Оеткы + хезмәт = сәләт. Сәләт + хезмәт = талант. Талант + хезмәт = даһилык. Кечкенә генә мөмкинлек бирелсә дә аны хезмәт белән алдырып була. Барысын да тырышлык хәл итә», – диде ул очрашуда тамашачы соравына җавап биреп.

«Үзеңне белергә кирәк. Мин үземне беләм. Буем 1 м 65 см. Кәкре аяклы. Язучылык сәләте дә бирелмәгән. Ә 100 китап чыгардым. Тырышлык! Барысын да шул хәл итә!», – дип дәвам итте ул.

Рабит Батулла «Исәнмесез» дип исәнләшеүнең мәгънәсен аңлатты, «Сак-сок» кыйссасы, татар әкиятләре турында сөйләде. Халык телендә «Батулла бүреге» дип атала башлаган каракүл бүрекнең чын татар бүреге булуын исбат итте.

Кичәне Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин алып барды. Ул бу очрашуга ихтыяҗ булуын күреп, әлеге кичәнең алга таба да булу мөмкинлеген әйтте.

«Батулла киче» 26, 27 ноябрьдә MOÑ театрында булачак «Әңгәмә» спектакль-инсталляциясенең кереше булып тора. Чөнки спектакльнең үзәк каһарманы — Татарстан Республикасы халык язучысы, җәмгыять эшлеклесе Рабит Батулла.

Спектакль драматургиясе нигезе — Нурбәк Батулла башкаруында төп каһарман монологы; ул үткән көннәр кешесенең эчке дөньясын аңлап, аның белән катлаулы эчке — малай белән әти кеше әңгәмәсен көйләргә тырыша.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*