tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә оешкан татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллыгы тарихы

ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә оешкан татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллыгы тарихы

1996 нчы елнын җәендә «Милли-мәдәни автономияләр турында» федераль Закон кабул ителгәч, Россиядә ин беренчеләрдән булып Ульяновск өлкәсендә татар  автономиясе оеша. Аңа рәис итеп төбәкнен зур абруйлы кешесе, профессор Азат ага Курчаков сайлана. Яңа милли оешма тиз арада халык арасында киң танылу таба, хакимият белән дә уртак тел табып байтак унышларга ирешә. Димитровград шәһәрендә татар мәктәбе ачыла, шәһәр урамнарына татар исемнәре бирелә, Ульяновскида татар мәдәният үзәге ачыла, һәйкәлләр куела…Борынгы Сембер ягында милли хәрәкәтнен башлануы, яна оешманын тәүге адымнары һәм милли оешманын 25 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар турында Ульяновскидан Рамис Сафин хәбәр итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*