tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» чарасы булды
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» чарасы булды

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» чарасы булды

Биредә районның иҗтимагый Совет рәисе Лилия Әхмәдишина, Татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе рәисе Зөлхия Миннеханова, шәһәр гимназиясендә, 7нче гомум урта белем бирү мәктәбендә укучылар туган телебезнең иркенлеге, матурлыгы турында фикер алыштылар, районыбызда яшәүче халыкларның милли традицияләре белән таныштылар.

Төбәктә берничә милләт вәкиле үзара дус, тату яши. Халыклар төрле булса да, хуҗалык итү, мәдәниятләре уртак. Үз телләрендә рәхәтләнеп җырлыйлар да, бииләр дә, гореф-гадәтләренә тугры калып гомер кичерәләр. Районның бердәнбер чуваш авылы – Якты Кул шуның бер мисалы. Күпфункцияле Үзәк мөдире Мәҗит Ибраһимов авыл халкының бердәм булуын, актив тормыш алып баруларын, җырга – моңга һәвәс булулары турында сөйләде.

Үзәк каршында эшләп килүче “Нарспи” фольклор коллективы халык җырларын башкарды. Җитәкчесе Зилә Хәйретдинова коллектив белән таныштырды. Шулай ук 7нче урта мәктәптә үткәрелүче “Әдәби туган як” түгәрәгенә (җитәкчеләре – татар теле, әдәбияты укытучысы Фирүзә Кашапова) йөрүче балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Гимназия укучылары татар һәм рус халык биюләрен башкардылар.

Лиза Нурлыева

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*