tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда мөфти сайланачак
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда мөфти сайланачак

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда мөфти сайланачак

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае уза. Биредә республика мөфтие сайланачак.

Корылтайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Көн тәртибендә шулай ук Баш казыйны, мөфтинең беренче урынбасарын сайлау каралган. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең соңгы дүрт елгы эшенә хисап белән чыгыш ясаячак.

Корылтайга дип махсус нәзарәт казанышлары күргәзмәсе әзерләнгән. Ул «Әманәт» концепциясе кысаларында төзелгән. Барлыгы алты әманәт: Әл-Коръәнне өйрәнү; Мәгариф һәм фәнне үстерү; Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү; Нәсихәтләр бурычын үтәү; Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту; Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*