tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлназ Мөхәммәдиеваның “Күңелемнең нурлы бизәкләре” исемле юбилей кичәсе үтте
Гөлназ Мөхәммәдиеваның “Күңелемнең нурлы бизәкләре” исемле юбилей кичәсе үтте

Гөлназ Мөхәммәдиеваның “Күңелемнең нурлы бизәкләре” исемле юбилей кичәсе үтте

9 апрель көнне, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанның халык артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиеваның “Күңелемнең нурлы бизәкләре” исемле юбилей кичәсе үтте. Чараның беренче өлешендә тамашачылар артистка катнашлыгында яраткан спектакльләрдән өзекләр карадылар, аның тормышы, иҗаты белән ныграк таныштылар.

Икенче өлештә Гөлназ Мөхәммәдиева репертуарындагы иң матур җырларын башкарды. Тантана сәбәпчесен котларга бик күп мәртәбәле кунаклар җыелды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Гөлназ Мират кызына Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды.

Тамашачылар яраткан артисткасының һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*