27 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Барнаул шәһәренең Алтай крае халыклары йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Татар мирасы» күргәзмәсе эшли.
«Күргәзмәдә татар халкының көндәлек тормыш-көнкүреше, шулай ук тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты белән бәйле предметлары тәкъдим ителде: бизәнү әйберләре, милли костюмнар һ.б. Шулай ук татар хәрәкәте активистларының шәхси коллекцияләреннән һәм «Дулкын» «Дулкын» татар Мәдәният үзәге предметлары урын алды», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәк җитәкчесе урынбасары Артём Зиннәтуллин.
Күргәзмә 27 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә Барнаул шәһәрендә урнашкан Алтай крае халыклары йортында ачыла һәм эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү бушлай.
- Күргәзмәне Алтай крае хөкүмәте, Алтай крае халыклары йорты төбәк автономия учреждениясе, «Дулкын» Алтай крае иҗтимагый оешмасы оештыра.