tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафис Корбан: Абдулла Алиш татар балалар әдәбиятында беренче урын алып тора
Рафис Корбан: Абдулла Алиш татар балалар әдәбиятында беренче урын алып тора

Рафис Корбан: Абдулла Алиш татар балалар әдәбиятында беренче урын алып тора

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рафис Корбан балалар язучысы, шагыйрь, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишны татар балалар әдәбиятында прозада беренче урын алганын әйтте.

«Без аны җәлилче буларак беләбез, зурлыйбыз, хөрмәт итәбез. Абдулла Алиш татар балалар әдәбиятында беренче урын алып тора. Тукай – шигърияттә булса, Алиш – прозада», – диде ул шагыйрьнең туган авылы Көек авылында искә алу чарасында.

Искә алу чарасында Абдулла Алишның туганы, мәгариф ветераны Гөлшат Сункишева әнисе сөйләгән истәлекләр белән уртаклашкан. «Әнигә алты яшь вакытта 1908 елда Габдуллаҗан туган. «Алиш тугач, миңа кадер бетте, әллә мин бар, әллә юк», – дия иде әни. «Нигез саклаучы, нәселне дәвам итүче, малай туды, дип шатланганнар иде», – дип сөйли торган иде әнием, Абдулла Алишның бертуган апасы Закирә Алишева», – дигән ул.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин әйтүенчә, узган гасырның танылган шагыйре Абдулла Алиш Болгар шәһәреннән 60 чакрымда урнашкан Көек авылында 1908 елда туган. Аның туган авылындагы музей хезмәткәре Нурия ханым белдергәнчә, авылда алар гаиләсе хәллеләрдән була. «Бер өйдә үзләре, икенче өйдә кунаклар торган, аерым келәтләре булган», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәмис Сафин Көек авылының берничә урам кисешкән җирдә Абдулла Алишларның йорты урнашкан урынны тапкан. «Кызганыч, әлеге йорт инде юк. Бары тик кирпечтән эшләнгән амбарлары гына сакланып калган. Ике ел элек авылның мәдәният йорты бакчасында Абдулла Алишның бюстын ачканнар. Искә алу чаралары да шул скверда узды», – диде ул.

Мәдәният йортында узган әдәби-музыкаль кичәдә район мәктәпләреннән килгән балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләгән, әкиятләрен сәхнәләштергән.

Шагыйрь истәлегенә багышланган чараның дәвамы Болгар музей-тыюлыгында узган. «Биредә берничә ел элек Абдулла Алишның музее ачылган. Дөрес, әлеге йортның язучыга шәхси бәйләнеше юк. Мондагы экспонатларның күбесе шагыйрьнең шәхси әйберләре. Гөлшат апа Алиш абыйларның истәлеге итеп иске лампа бүләк итте», – диде Рәмис Сафин.

«Казанда Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе бар, 2013 елда әдипнең музее ачыла, аның исемендәге премия булдырыла. Киңәшмәдә әдипнең 115 еллыгын уздыру буенча оештыру комитеты төзелде һәм аның эш планы да расланды», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*