tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барнаулда «Татар мирасы» күргәзмәсе ачыла
Барнаулда «Татар мирасы» күргәзмәсе ачыла

Барнаулда «Татар мирасы» күргәзмәсе ачыла

27 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Барнаул шәһәренең Алтай крае халыклары йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Татар мирасы» күргәзмәсе эшли.

«Күргәзмәдә татар халкының көндәлек тормыш-көнкүреше, шулай ук тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты белән бәйле предметлары тәкъдим ителде: бизәнү әйберләре, милли костюмнар һ.б. Шулай ук татар хәрәкәте активистларының шәхси коллекцияләреннән һәм «Дулкын» «Дулкын» татар Мәдәният үзәге предметлары урын алды», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәк җитәкчесе урынбасары Артём Зиннәтуллин.

Күргәзмә 27 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә Барнаул шәһәрендә урнашкан Алтай крае халыклары йортында ачыла һәм эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү бушлай.

  • Күргәзмәне Алтай крае хөкүмәте, Алтай крае халыклары йорты төбәк автономия учреждениясе, «Дулкын» Алтай крае иҗтимагый оешмасы оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*