tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның “Акчарлак” ансамбле милли гореф-гадәтләребезне саклый
Башкортстанның “Акчарлак” ансамбле милли гореф-гадәтләребезне саклый

Башкортстанның “Акчарлак” ансамбле милли гореф-гадәтләребезне саклый

“Акчарлак” ансамбле милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү юнәлешендә колачлы эш алып бара

Бәләбәй районының Мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Акчарлак” татар җыры ансамбле татар җырын яратучылар клубы буларак оештырыла. Монда халык җырын яратучы, аны балачактан ишетеп үскән, көндәлек тормышта да шул моңнан аерылмаучы кешеләр йөри. Ансамбльнең җитәкчесе Рәзидә Ибәтуллина, матур җырлаудан тыш, зур оештыру сәләтенә дә ия. Аның тырышлыгы, максатчанлыгы белән коллективта матур традицияләр булдырыла. “Акчарлак”лылар табигать кочагында бергәләп ял итә, бәйрәмнәрне күмәкләшеп үткәрә, районда узган өмәләрдә катнаша, мохтаҗларга ярдәм итәргә дә вакыт таба алар.

Ә шулай да бу кол­лективның башкалардан аерылып торган ягы — халык бәйрәмнәрен оештыру. Ан­самбльдә катнашучылар “Каз каурые”, “Кәккүк чәе”, “Карга боткасы” кебек бәйрәм­нәрне оештырды. Алар аша коллектив татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуга үз өлешен кертә. Шулай ук, татарларның мәдәни тради­цияләре, көнкүреш үзен­чәлекләре, йолалары белән яшь буынны таныштыра. Мондый бәй­рәмнәрне тамашачылар яратып кабул иткәч, алар, илһамланып, тагы да яңадан-яңа үрләр яулый. Шулай итеп, “Акчарлак”лылар “Ак мич бәйрәме”нә әзерлек башлый. Бу 2015 ел була. Башта алар авыл йортларында мичләр сакланганмы-юкмы икәнлеген ачыклый. Бу бәйрәмгә әзерләнүнең башы була. Аңа берничә авыл кушыла. Усень-Ивановское авылы халкы урыс мохитен күрсәтә, тузлыкушлылар — татар, Семенкино авылы халкы — чуваш, алексеевкалылар башкорт халкы гореф-га­дәтләрен чагылдырды.

Бу бәйрәмдә мичләр һәм мич чыгаручылар турында бик күп мәгълүмат җиткерелде. Бүген яшәүче мич чыгаручы осталар белән дә таныштырдылар. Шулар арасында усень-ивановскоелылар чакырган хатын-кыз мич чыгаручы да бар иде. Ул үз һөнәренә әтисе һәм карт­әтисеннән өйрәнеп калганлыгы турында сөйләде. Чаралар җыр-моң белән үрелеп барды.

Нәкъ “Ак мич бәй­рәме”н үткәргәннән соң, бу коллектив, тагы да дәртләнеп, бер-бер артлы халык бәйрәмнәрен әзерли башлый. Соңгы сигез ел эчендә “Чәкчәк бәйрәме”, “Кымыз бәй­рәме”, “Киез бәйрәме”, “Бә­рәңге бәйрәме”, “Сөлге бәй­рәме”, “Орчык бәйрәме”, “Самавыр бәйрәме”, “Алма бәйрәме” кебек чаралар бер-бер артлы үтеп тора. Алар йола бәйрәмнәрен саклауда һәм үстерүдә мөһим әһәмияткә ия.
“Акчарлак” ансамбле тарафыннан үткәрелгән һәр бәй­рәмнең үз төсе, үз мәгънәсе, бай эчтәлеге бар. Үткәрелгән чаралардан бик күп мәгълүмат алырга мөмкин. Мәсәлән, “Самавыр бәйрә­ме”ннән соң күпләр онытылып барган “Куучы прәннек” йоласын исләренә төшерде. Борынгылар аны чәй табыны ахырында кулланган һәм кунакка кайтып китүне аңлаткан.

Кадерле кунакларны сөлге тотып, ипи-тоз белән каршы алырга күнекккәнбез. Ә менә бәләбәйлеләргә “Акчарлак”лылар яңа туган баланы биләүгә урау йоласы, яшь парларның кулларын сөлге белән бәйләү, армия сафларына китүче егетләрне дә сөлге белән озату йолалары белән таныштырды.

Гади генә орчыкны кул­лануның да үз йолалары бар икән. Мисалга шуны әйтер идем: ир-егетләр орчыкны хатын-кызларга аулак өйләрдә бүләк иткән. Бер буй белән — кияүдә булмаган кызларга, ике буйлысын — яшь хуҗабикәгә, өч буйлысын күпбалалы әнигә биргәннәр.

“Киез бәйрәме”ндә аның бик күп файдалы сыйфатлары турында җиткерелде. Ә инде “Кымыз бәйрәме”ндә әби-бабаларыбызның бу тәмле һәм файдалы эчемлекне ясау ысуллары белән таныштырдылар.

“Чәкчәк бәйрәме” яшь кызларны баллы ризык пешерү серләренә өйрәтүгә юнәл­телде, чөнки бианалар ки­леннәрен шушы ризыкны пешерә беләме-юкмы икән­леге белән сынаган, сайлаган.

Бүген мондый чараларның үткәрелүе бик мөһим. Чөнки нәкъ шушындый бәйрәм­нәр аша буыннар чылбыры ныгый, гореф-гадәтләр саклана, халык­ның йолалары тер­гезелә.

Светлана СЕЛЕЗНЕВА,
Бәләбәй районы Мәдәният сараеның әйдәүче методисты

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*