tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Литваның Висагинас шәһәрендә яшәүче татар гаиләсе муниципаль бүләкләргә ия булды
Литваның Висагинас шәһәрендә яшәүче татар гаиләсе муниципаль бүләкләргә ия булды

Литваның Висагинас шәһәрендә яшәүче татар гаиләсе муниципаль бүләкләргә ия булды

14 нче декабрьдә Висагинаста унберенче тапкыр төрле өлкәләрдә их яхшы дип танылган шәһәр кешеләрен бүләкләделәр. Җиде бала тәрбияләүче Денис һәм Гүзәл Найденовлар гаиләсе быел берьюлы ике номинациягә лаек булды.

Беренче номинация – бала иминлеге. Гүзәл һәм Денис балаларына белем бирү белән генә чикләнмичә аларның күпкырлы сәләтләрен да ачырга һәм үстерергә тырышалар. Бу үрнәк, матур гаилә балаларын еш кына сәхнәләрдә, спорт ярышларында, шәһәрдә үткәрелгән төрле акцияләрдә күрергә мөмкин. Балалар шулай ук якшәмбе татар сыйныфында укыйлар. Алар татар мәдәниятен шәһәрдә узучы чараларда, төрле халык-ара, республика фестивальләрендә лаеклы күрсәтәләр.

Икенче номинация – спорт өлкәсендәге казанышлар өчен. Бу номинация җиңүчесе – гаилә башлыгы Денис Найденов.

Инде сигез ел ул балаларны “Skorpionas” клубында бокс осталыгына, тейквандо, кикбоксинг алымнарына өйрәтә. Соңгы өч елда Денис берничә Литва чемпионы тәрбияләгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*