tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар каны булган җирдә җан бар
Татар каны булган җирдә җан бар

Татар каны булган җирдә җан бар

Һәрбер сәяхәт үзенең истәлекләре белән хәтердә әледән-әле яңара. Татар
хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы белән Самара өлкәсенә «Шәҗәрәдә
бабаларымның тарихи хәтере» дип исемләнгән күчмә утырышка бару, әлбәттә,
күңелдә аерым урын алды. Самара өлкәсенең генә түгел, ә бөтен Россиянең
иң зур татар авылларыннан булган Гали авылында безне бик җылы каршы
алдылар гына түгел, туганнарны сагынырдай итеп озатып та калдылар.

Гали авылы
“Ак калфак”лылар илнең төрле төбәкләрендә булдылар инде, һәрбер җирнең
үз үзенчәлеге бар. Татарстан җиреннән шактый ерак урнашкан Гали
татарлары исә туган авылларын ихлас ярату, аның үткәненә карата хөрмәт,
бүгенгесе һәм киләчәген кайгырта белү белән аерылып торалар.
Бу, авылым, мин сине яратам дип, буш сүз сөйләп тору түгел. Монда,
гомумән, купшы сүзләрне артык сөйләмиләр, туган җирләренә карата
мәхәббәтне без аларның эшләре аша күрдек. Иң беренче чиратта бу авыл
мәктәбендә ачык чагыла. Авылларда мәктәп безнең якларда да бар инде.
Мәктәпләребез, менә, тормышларында зур дәрәҗәләргә ирешкән бу кешеләр
бездә укыган иде дип, форсат булган саен сөйли. Гали мәктәбе исә, менә,
безнең авыл чыгышлы ханым – Дания Әсхәтовна Тулова-Хәсәншина биргән 55
миллион сумга ремонт ясадык һәм бар классларны заманча җиһазландырдык
дип, өч катлы мәктәп бинасы буйлап йөртеп чыкты!

55 миллион! Кемдер, эшләре уңып китеп, акча керә башлагач яхталар, утраулар ала, Дания ханым исә туган авыл мәктәбе өчен тырышкан. Менә шундый була ул туган җиреңне Гали авылынча ярату!
Икенче бер кеше, депутат Равил Галимуллин электрокардиограмма аппараты
алып биргән.
2017 елда Мәскәүдә яшәүче Рамил әфәнде Харисов, әтисе вафатыннан соң,
аның башкаладагы өч бүлмәле фатирын сатып, аңа тагын үз акчасын да
өстәп, нәсел тамыры булган Гали авылында мәчет салдыра. Мәчет ачканда
Җәлил хәзрәт тә катнаша. “Бер төбәктә мәчет ачканда кеше күп иде, икенче
барсам – йозак! Бу мәчет буш тормасын иде”, – ди шул чак хәзрәт. Мәчет
буш түгел. Совет власте елларында да өч мәчете эшләп торган Гали
мәчетләренә бүген дә кеше йөри.

– Бер-берсен хөрмәт итә беләләр бу авылда. Мәктәп шәҗәрәсен төзеп, аның
мәктәпкә элеп кую зур тәрбияви көчкә ия. Бу бала күңелендә башкаларга
карата хөрмәт тәрбияләү үрнәге. Һәм тагын бер матур үрнәк – авыл һәм
халкыбыз тарихында тирән эз калдырып киткән шәхесләрне онытмый, аларны
зур хөрмәт белән телгә алып тору. Бу исәпкә 1937 елда репрессия корбаны
булган авылның гыйлемле муллалары Гариф Муратов һәм Вагыйзь Арсланов,
мәгърифәтче галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм
Насыйри татарның күркәм кызы Мөхлисә Бубый, сөеклебез Габдулла Тукай,
каһарман шагыйрь Муса Җәлил дә керә. Аларның һәрберсе турында мәктәп
диварларында зур-зур махсус стендлар эленеп тора, бала кечкенәдән алар
турында мәгълүматлы, – диде Бөтендөнья татар конгресы башкарма комитеты
каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе
Кадрия ханым Идрисова, мәктәптә күргәннәргә нәтиҗә ясап.

Килешәм Кадрия ханым белән. Безнең як мәктәп- ләрендә зур хөрмәт белән
искә алына торган авыл муллалары исемнәре язылган стендлар бармы? Кем
белә аларны һәм авыл тарихы белән бәйли?
Гали мәктәбендә тагын бер әйбергә игътибар иттем. Коридорда мәктәп
укучылары катнашырдай гамәлдәге төрле конкурс, олимпиада һәм бәйгеләрнең
исемнәре һәм нигезләмәле эленеп тора. Мин белмичә калдым дип беркем
әйтә алмый.
Гали авылында гаҗәеп тагын бер күренешкә тап булдым. Анда зур булмаган
авыл музее бар. Шул музейга кергәч тә стенада зур бер баннер эленеп
тора. Анда авылның бар кешесенең сурәте куелган.

“Әлифба”лы кунак
Гали авылы тагын бер ягы белән истә калды. Туганнардай аерылыштык дигән
идем бит, бу юк сүз түгел. Безне, йөзләп кешене, кунарга авыл халкы
өйләренә алды. Шулай итеп без халкыбызның тагын бер матур гадәтен –
кунак итүне күрдек. Киров өлкәсеннән без икәү идек – Сасмак авылы
“Сүнмәс дәрт” ансамбле солисты Рәзимә ханым Хәсәнова белән безне ветеран
укытучы Наилә ханым Фазуллина гаиләсе чакырды. Наилә ханымнарда тагын
бер кунак бар иде – Байтуган авылында укыткан сеңлесе Зөһрә ханым
Садриева. Өй эче тулы хатын-кыз булдык. Шунысы кызык, апалы-сеңелле
бер-берсенә иркәм дип эндәшә. Безне иркенлеккә куеп, Наилә ханым ире
күзебезгә күренеп тә йөрмәде. Бу татар гаиләсендә ирләргә хас нәрсә,
шулай ук кунак итү гореф-гадәтенә керә.
Төн булуга һәм безнең ай-вайга карамый, өстәл тулы нигъмәт, һәм,
бер-береңне бүлми генә, итәгать белән әңгәмә корып утыру. Әңгәмә
барышында татарларның барысы өчен дә игътибарга лаек мәгълүмат белдек.
Галидән ерак түгел урнашкан Байтуган авылы – “Әлифба” китабы авторлары
Рәмзия ханым белән Сәләй әфәнде Вагыйзовларның туган төбәге икән һәм
күптән түгел анда музей ачылган. 1965 елда беренче тапкыр басылып чыккан
бу китап буенча ничәмә-ничә татар баласы укырга өйрәнде икән? Җаны татар
булган һәр кеше өчен “Әлифба” иң кадерле китапларның берседер. Үзем
укырга 1966 елда кердем, “Әлифба”ның эре хәрефләр белән язган битләре
әле дә күз алдымда.

Яктылык
Алга таба юл Самараның үзенә, балаларга татар теле һәм әдәбияты фән
буларак укытыла торган “Яктылык” мәктәбенә. Мәктәпләр, бер караганда,
барысы бер төсле, чөнки бер программа белән укыту эшләре алып барыла,
әмма һәр мәктәпнең үз йөзе, тәҗрибә итеп өйрәнерлек үрнәк яклары бар.
Шәхсән үзем, кайткач сөйлим, күрсәтәм дип, нәрсәләргә игътибар иттем,
фотоларга төшердем соң? Иң беренче чиратта, килеп кергәч тә, укучылар
каршы алганда мәктәп коридорына сәхнә арты кебек куелган затлы ширма
күзгә ташланды. Чынлыкта, гади генә ак ширма ул, әмма артык чуарламый,
тыенкы гына итеп ялтыравык тасма белән бизәлүе зәвык нечкәлеген күрсәтә.
Шул ук стильдә чәчәк куйгыч та өстәлгән һәм болар барысы бергә бәйрәм
атмосферасы башын менә дигән итеп булдырдылар.
“Ак калфак”ның Самара өлкәсендәге “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере”
күчмә утырышының дәвамы “Яктылык” мәктәбендә төрле секцияләргә бүленеп
дәвам итте. Мәктәп музеен карадык, ачык дәресләрдә булдык. Дүртенче
сыйныфның татар теле буенча ачык дәресендә балаларның, бик тырышып, саф
татар телендә сөйләшкәнен күреп сөендем. Бу татар авылы түгел, ә
Россиянең зур гына бер шәһәре булган Самара. Мәктәп директоры Радик
Рәфкать улы Газизов намазлы кеше. Мәктәптә балаларның шәҗәрәләре белән
рәттән Мөхәммәт пәйгамбәрнең шәҗәрәсе эленеп тора. Шәһәрдә бу мәктәптә
уку дәрәҗә булып тора, чөнки Самараның татар мәктәбе, ул халык телендә
шулай дип йөртелә, Россия Федерация- сенең иң яхшы 100 мәктәбе
исемлегендә. Татар мәктәбенә баланы ничек тартып була? Әйе, нәкъ менә
шулай – бар фәннәрдән дә тирән белем бирәләр дигән исем алып.

Самара ягы күңелдә мәңгегә
Самарада икенче тукталыш “Заря” мәдәният йортында. Монда Мәүлид
бәйрәмен, ел да, хөрмәтләп зур сәхнәдә, Казаннан артистлар чакырып
үткәрәләр икән. Бәйрәм программасы бик матур иде, әмма тагын да
игътибарым башка әйбергә. Мәдәният йорты фойесында, милләтенә һәм диненә
карамый, кул осталары эше оештырылган. Шунда ук шахмат турниры уза.
Башларына кәләпүш кигән малайлар, яулыклы кечкенә кызлар белән сакаллы
хәзрәтләрнең уен уйнавын карау үзе бер рәхәт булды.
Юл – шәһәр мәчетенә. Мәчет бик зур, матур итеп эшләнгән һәм ул чынында
шәһәрнең архитектура бизәге булып та тора. “Яктылык” мәктәбендә күргән
Мөхәммәт пәйгамбәр шәҗәрәсен Самара Җәмигъ мәчетендә дә күрдек. Ул
мәчетнең музей залында урнашкан. Музейны тиз-тиз карап кына чыктык.
Безнең китәр вакыт җиткән иде инде.

Юл озын. Күргәннәрне тагын бер кат барлап, уйлап кайтырга вакыт бар.
Берничә гасырлык тарихы булган данлыклы Гали авылы күз алдыннан китми.
Андагы халык узган гасыр уртасында ук теплицалар ясап кыяр, помидор
үстереп сата башлап ота. Елга бер ай гына тын ала галинекеләр,
ноябрьдә, диде алар көлеп. Декабрьдә инде үсентегә дип орлык чәчә
башлыйлар. Бакчаларында буйдан-буйга озын-озын теплицалар тезелгән.
Дөрес, очсыз яшелчәләр белән Кытай бераз аяк чала хәзер, әмма Гали әле
бирешми.

Тагын нәрсәгә игътибар һәм ул миңа ошады. Безне төрле җирләрдә кунак
иттеләр, өстәлләр сыгылып торды. Бер үзенчәлек бар иде – ризыкны безнең
яктагы кебек зур-зур кискәләмиләр. Пирогмы ул, итме – таман гына итеп
туралган. Бездә зур итеп кисәк-кисәк ит кую каян килә? Элекке юклыктан.
Кунак килгәч, менә, без калҗа-калҗа ит ашыйбыз дигәндәй, өстәлгә шулай
куелган. Бүгенге тук заман гадәт буенча шуны дәвам итә, әмма бер-ике
кабарлык кына кисәкләп турау табынны матуррак итә.

Самара татарлары яши торган төбәкләргә сәяхәт тәмам, күрдек, таныштык,
үрнәк якларын хәтергә сеңдердек. Казан юлына чыктык. Автобусны
җилкендереп, безнең Сасмакның “Сүнмәс дәрт” ансабле солисты Рәмзия
ханым Хәсәнова җырлап кайтты. Ул башлый, башкалар кушыла. Җырга
кушылган кебек, алга таба Самара ягындагы күркәм эшләргә безгә дә
кушыласы бар. Татар каны булган җирдә җан булыр!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Автор фотолары.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*