tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа спортчылары каратэ буенча дөнья чемпионатында өч алтын медаль яулады
Буа спортчылары каратэ буенча дөнья чемпионатында өч алтын медаль яулады

Буа спортчылары каратэ буенча дөнья чемпионатында өч алтын медаль яулады

Буа каратэчылары Рязань шәһәрендә узган каратэ буенча дөнья чемпионатында катнашып,  өч алтын, биш көмеш, дүрт бронза медаль яуладылар.

Бәйгегә 15 илдән спортчылар җыелган. Көндәшләр –  Һиндастаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Әзербайҗаннан,  Сербиядән һәм башкалар. Буа каратэчылары дүрт дисциплинада катнашты һәм барысы да ярышлардан медальләр белән кайтты.

18 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр категориясендә Миләүшә Латыйпова катада беренче, Кобудо катада икенче урын алды. М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы, 12-13 яшьлекләр категориясендә катнашкан Азамат Хәсәнов әлеге ике дисциплинада да беренче урыннар, нунчаки кумитэда икенче урын алды. Әлеге уку йортында белем алучы Рамазан Исхаков шул ук яшь категориясендә Кобудо катада икенче урын алды. Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Камилла Чернеева 10-11 яшьтәгеләр арасында Кобуда катада – беренче, катада һәм кумитэда икенче урыннар алды.

Моннан тыш, Азамат, Рамазан һәм Камилла команда белән катада бронза медальгә  лаек булды.

buinsk-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*