tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәннең тагын бер мәктәбендә татар сыйныфы булачак
Чирмешәннең тагын бер мәктәбендә татар сыйныфы булачак

Чирмешәннең тагын бер мәктәбендә татар сыйныфы булачак

Чирмешән лицее инде дистәләгән татар сыйныфлары чыгарды. Бу уку елында да әлеге сыйныфка 19 бала укырга килде. Монда тәрбия чаралары тулысынча татар телендә оештырыла, рәсем, хезмәт, физкультура дәресләре дә татарча алып барыла, ә төп фәннәр рус телендә бирелә. Беренче Чирмешән мәктәбендә дә, лицей үрнәгендә, татар сыйныфы ачарга планлаштыралар.

“Бу ниятебезнең кереш өлеше кебегрәк, агымдагы уку елында беренче Чирмешән мәктәбендә театр түгәрәге оештырдык”, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова. – “Урман мәктәбе” дип аталучы бу түгәрәккә 3-8 сыйныфларда укучы 15 бала йөри. Алар Яңа елга  җырлы-биюле тамаша әзерләде. Яшь артистларның чыгышларын балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләре укучылары да күрә алачак.

2019 елның 1 сентябреннән район үзәгендәге балалар бакчаларында да татар теленә игътибар артты. Чирмешәндәге биш балалар бакчасында 405 сабый тәрбияләнә, шуларның 194 – татар милләтеннән.

“Чишмәкәй” районда татар телендә белем бирүче база балалар бакчасы булып санала, биредә дүрт төркемгә 62 бала йөри, шуларның 44 – татар.

2019-2020 уку елында “Ромашка” һәм “Әкият” балалар бакчаларында да татар төркемнәре тупланган. Аларга яшьярымнан өч яшькәчә балалар йөри. “Ромашка”дагы төркемдә – 19 бала, шуларның 13 татар, “Әкият”тә – 17 (шулай ук 13 татар). Бу төркемнәрдә тәрбия эшләре, төрле чаралар татарча оештырыла, ә дәресләр рус телендә алып барыла.

“Ландыш” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең 20 – татар. Шимбә көннәрендә бу балалар өчен түгәрәк эшли – балалар уен аша ана телен сөйләм дәрәҗәсендә өйрәнәләр, гореф-гадәт, йолаларга да зур игътибар бирелә.

“Каенкай” бакчасында инде берничә ел “Әкиятләр илендә” исемле театраль түгәрәк эшли. Анда төрле яшьтәге 12 бала шөгыльләнә. Түгәрәк программасы балаларны төрле яктан үстерүне – татар телен, гореф-гадәтләрне һәм туган як тарихын өйрәтүне күздә тота.

Кадрия Гамирова

nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*