tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районында чишмәләрне барлау, елгаларның шәҗәрәсен өйрәнү эше дәвам итә
Баулы районында чишмәләрне барлау, елгаларның шәҗәрәсен өйрәнү эше дәвам итә

Баулы районында чишмәләрне барлау, елгаларның шәҗәрәсен өйрәнү эше дәвам итә

Баулы районында чишмәләрне барлау, елгаларның шәҗәрәсен өйрәнү эше дәвам итә! Шалты авылы җирле Ак калфак җитәкчесе Наҗия апа Гыйльфанова бу турыда язып хәбәр итте. Каян гына уйлап таптыгыз бу эшне, искиткеч, бик ошады безгә бу тема, диләр миңа барлык авыллардагы оешма җитәкчеләре! Кадрия Рәесовна, Сезгә зур рәхмәт! Эшнең бик күп чагы булса да, бик яратып өйрәнәбез чишмәләрне! Тирә- якларын чистартып, шифалы суларын эчеп ләззәт алабыз, күңелләребезгә рәхәт!

Баулы районы Яңа Шалты авылы Татарстанның иң көньяк-көнчыгыш ноктасында урнашкан. Бездән соң Оренбург өлкәсе-дала зонасы башлана.

Авылыбызны икегә ярып Кандыз елгасы ага. Кызганыч, авыл эчендә чишмәләр юк. Авыл халкы шушы елга суын эчеп гомер кичергән. Иртә таңнан, каз-кош суны пычратканчы диеп, җитез адымнар белән апалар, яшь киленнәр көянтә- чиләкләрен асып су буена ашыга.

Урамнарда, ишек алларында казылган сиртмәле коелар була булуын. Аларнын суы бик каты, эчәргә дә, юынырга да, кер юу өчен дә яраксыз. Бары тик ике коеның суы тәмлерәк…

Ара ераклыгына карамыйча эчәр өчен авыл халкы шуннан су ташыйлар.

Язгы ташу вакытында елга суы пычрангач, хәттә көянтә-чиләк, чүмеч алып тау башына кар суына да барырга туры килә…

Һәм нихаять, 1992 елны трубалар аша авылга су уткәрелә. Яхшы сыйфатлы суны Хансөяр авылы янындагы Шайтан чишмәсеннән алалар. Шалты халкынын куптәнге хыялы тормышка аша, чәйләр дә тәмләнә!!! Авылыбыздан өч чакрымда “Пәриле тау” дип йөртелә торган тау тезмәләре бар. Бәлки исеменә аптырарсыз… Ә бу, риваятьләргә караганда, болай була…

Төнлә авыл халкы ниндидер сәер, дөбердәгән тавыш ишетә. Иртән көтучеләр малларны тау битләренә куганда тауларда узгәреш курәләр. Таунын бер өлеше аска таба шуышып төшкән була. Бу табигать күренешенә халык хәйран кала. Тауны пәриләр этеп төшергән дип фаразлыйлар.

Шушы таунын берничә җиреннән саркып кына саф чишмә сулары бәреп чыга. Челтер-челтер агып төшеп, Көннә дип аталган кечкенә инешкә кушылалар алар. Көннә суы боргаланып тау буйларыннан агып Кандыз елгасына, Кандыз елгасы Ыкка, Ык Камага, Кама Иделгэ, Иделебез Каспий дингезенә барып төшә. Шулай чишмәләребез, елгаларыбыз, кан тамырларыдай бергә кушылып, җиребезне су белән тәэмин итәләр!

Табышмактагыча: “Башы тауда, аягы диңгездә”. Кандыз елгасының уң ягында, ерактарак “Утар чишмәсе” дип аталган чишмәләр бар. Ул тирәдә элек колхоз сыерлары өчен җәйге лагерь булган. Сыер савучыларга куну өчен кечкенә йорты да булган. Таңнан торып, сыерларны савып (техника килгәнче) флягалардагы сөтне чишмәнен салкын суына утыртып торганнар. Көтүчеләрнең ризыкларын саклау өчен дә салкын чишмә суы суыткыч ролен утәгән!

Баулы совхозы (Новозаречинск) белән ике арада “Зирекле” дигән чишмә бар. Янында зирек агачлары ускәнгә курә шундый матур исем кушылган. Шушы язылганнар турында сойләшү, белгәннәребез белән уртаклашу максаты белән без – өлкән яшьтәге “Ак калфак” оешмасы кызлары балалар белән бергә чишмә буенда очраштык! Яшьләргә үзебезнең бала чакларны, яшьлегебез чишмәләре, килен булып төшкәч су юлын курсәтү йолалары турында истәлекләребезне сөйләдек. Чишмәләр турында шигырьләр, җырлар башкардык. Җырлы-биюле уеннар, хәрәкәтле ярышлар уздырдык.

Күңел ачканнан соң безне җырлап торган зур самовар үзенең янына җыйды. Салкын чишмә суыннан кайнатылган чәйләр, тәмле ризыклар һәммәбезгә хуш килде, күңелләрне күтәрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*