tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Чишмәләр” акциясе дәвам итә
“Чишмәләр” акциясе дәвам итә

“Чишмәләр” акциясе дәвам итә

Август- сентябрь айларында Чистай муниципаль районында “Чишмәләр” акциясе иглан ителгән иде. Шул акция нигезендә бүген районыбызның Татар Сарсазы авылында “Ага чишмә сулары, Бик салкын тамчылары” исемле бәйрәм уздырылды.

Бәйрәм ” Алия” исемле кое янында үтте. Биредә авыл советы рәисе Салих әфәнде, Азат хәзрәт, авылдашлар, дин кардәшләр, Чистай җирле татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын- кызлары оешмасы катнашты.

“Алия” исемен йөртүче коены берничә ел элек авылга Салих әфәнде казыткан булган. Зур ярдәмне бу эштә Шыгырданлы Мирсәет Хаҗи улы( фамилиясе исемдә калмады) күрсәткән булган. Хаҗ кылганда танышу Салих әфәнде белән Мирсәет әфәндегә менә шундый Җария сәдакасы булырлык кое казыту эшен бергәләп башкаруга сәбәпче булган. Ул коега хаҗдан алып кайткан Зәм- зәм суларын да салганнар икән. Бәйрәмгә авыл халкы өчен бик тә кадерле булган Мирсәет әфәнде дә зур кунак булып кайткан иде. Азат хәзрәт изгелекләр кылу турында, Җария сәдакасы турында бик кирәкле нәсыйхать сөйләде. Шулай ук ул авылда да хатын- кызлар өчен менә шундый “Ак калфак” оешмасы оештырырга кирәклеге турында тәкьдим ясады.

Бүгенгесе көнне бу “Алия” коесы (Салих әфәнденең кызы исемен йөртә. Кызы вафат булган) бар халыкка да хезмәт итә, аның яныннан кеше эзелми. Авылда авыл советының, мәчетнең, мәдәният өлкәсенең бердәм булып эшләләре игътибарга лаек булды.

Оешмабыз ханымнары бу бәйрәмдә авыл халкы алдында халкыбызның ” Яшь киленгә су юлы күрсәтү” hәм “Мунчала чыгару” йолаларын күрсәттеләр. Татар Сарсазы авылында искиткеч мәгьнәле, бик тә кирәкле чара узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*