tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты
Данис Шакиров Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты

Данис Шакиров Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең милли мәгариф секциясе утырышында катнашты. Киңәшмә Россия Федерациясе төбәкләрендә милли мәгариф өчен җаваплы кураторлар, милли мәктәп җитәкчеләре, татар теле укытучылары өчен Казан шәһәре Совет районының 183 нче гимназиясендә үткәрелде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин катнашты.

Киңәшмә “Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләр укытуның методик аспектлары” темасына багышланган иде.

– Хәерле көн, хөрмәтле милләт сагында торучы укытучыларыбыз, төбәкләрдә БТК канаты астында эшләүче татар оешмалары җитәкчеләре! Барыгызны да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламлим! Без барыбыз да милләт сагында, без аның үсеше өчен җаваплы. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең карашы да Татарстанга, Казанга юнәлгән. Шул ук вакытта, Татарстан да читтәге милләттәшләребезне, милли мәктәпләрне, аның лидерларын, укытучыларын барлап, саклап, элемтәдә булып, методик ярдәм күрсәтеп, дәреслекләр белән тәэмин итеп, җәйге аланнар булдырып тора, – диде Данис Шакиров.

Ул шулай ук укытучыларны хокукый яклау һәм аларга методик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә, милли юнәлештә югары уку йортларында белгечләр әзерләү мәсьәләләренә дә тукталып узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин да укытучыларны сәламләде.

– Татар теленә һәм әдәбиятына карата мәхәббәтегезне, нинди генә авырлыклар булуга карамастан, үз җирлекләрегездә, регионнарыгызда үстергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Бу безнең бергә алып барган уртак хезмәтебез. Барыгызга да көчле рух, матур сүз, исәнлек-саулык телим, – диде ул.

Киңәшмә кысаларында яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча чыгышлар тыңланды һәм мастер-класслар үткәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*