tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хоккейчы Данис Зариповны Казанның Мактау китабына керттеләр
Хоккейчы Данис Зариповны Казанның Мактау китабына керттеләр

Хоккейчы Данис Зариповны Казанның Мактау китабына керттеләр

Хоккейчы Данис Зарипов Казанның мактаулы кешеләре исемлеген тулыландырды. Бу хакта кичә «Ак Барс»ның элекке капитаны белән саубуллашу матчының рәсми өлешендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Минем өчен башкала, Казан җанатарлары исеменнән сиңа Дан залында, Казанның Мактау китабында булуыңны дәлилли торган мәртәбәле исемне тапшыру зур хөрмәт. Рәхмәт, Данис», – диде Метшин һәм хоккейчыга махсус сертификат тапшырды.

Казанның Мактау китабына шәһәр һәм республика иминлеген ныгытуга, популярлаштыруга һәм үсешенә зур өлеш керткән гражданнарның фамилияләре, предприятие, оешма һәм төрле берләшмәләрнең исемнәре кертелә.

Элегрәк бу исемлеккә «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клублары, шулай ук йөгерүче Елена Мигунова исемнәре өстәлгән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*