tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Зәкят” фонды карамагындагы балалар Ветераннар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк ясады
“Зәкят” фонды карамагындагы балалар Ветераннар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк ясады

“Зәкят” фонды карамагындагы балалар Ветераннар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк ясады

Мөхәррам аеның 22нче көнендә (9нчы августта), “Зәкят” хәйрия фондында рухи-сәламәтләндерү курслары кысаларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар социаль-көнкүреш шартларына җайлашу дәресендә катнашты. Алар аш-су әзерләү серләренә төшенде һәм барлыгы 60 данә трайфл ясады.

Аннары егетләр үз куллары белән ясаган ризыкны Казан шәһәре Имәнлек урамында урнашкан Ветераннар йортында тәрбияләнүче ветераннар белән бүлеште. Биредә хәзерге вакытта тәрбияләнүче 30 әби-бабай пылау ашаганнан соң балалар ясаган десерт белән авыз итте. Өлкәннәр балаларның һәвәскәрлегенә, осталыгына соклануларын белдерделәр, рәхмәт сүзләрен әйттеләр һәм дога кылдылар.

Ветераннар йортыннан кайткач, балалар төшке аш ашадылар, аннан соң Татарстан Республикасы “Халык фронты” иҗтимагый хәрәкәтенең яшьләр бүлеге катнашучысы, табиб, активист, волонтер Хуссеин Аммар Сафаулдиин Хуссеин беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәрес үткәрде.

Источник: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*