tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Сарсазы авылында “Ага чишмә сулары, бик салкын тамчылары” бәйрәме узды
Татар Сарсазы авылында “Ага чишмә сулары, бик салкын тамчылары” бәйрәме узды

Татар Сарсазы авылында “Ага чишмә сулары, бик салкын тамчылары” бәйрәме узды

Август-сентябрь айларында Чистай муниципаль районында “Чишмәләр” акциясе игълан ителгән иде. Шул акция нигезендә районның Татар Сарсазы авылында “Ага чишмә сулары, бик салкын тамчылары” исемле бәйрәм уздырылды.

Бәйрәм “Алия” исемле кое янында үтте. Биредә авыл советы рәисе Салих әфәнде, Азат хәзрәт, авылдашлар, дин кардәшләр, Чистай җирле татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре катнашты.

“Алия” исемен йөртүче коены берничә ел элек авылга Салих әфәнде казыткан булган. Зур ярдәмне бу эштә Шыгырданлы Мирсәет Хаҗи улы күрсәткән булган. Хаҗ кылганда танышу Салих әфәнде белән Мирсәет әфәндегә менә шундый Җария сәдакасы булырлык кое казыту эшен бергәләп башкаруга сәбәпче булган. Ул коега хаҗдан алып кайткан Зәм-зәм суларын да салганнар икән. Бәйрәмгә авыл халкы өчен бик тә кадерле булган Мирсәет әфәнде дә зур кунак булып кайткан иде. Азат хәзрәт изгелекләр кылу турында, Җария сәдакасы турында бик кирәкле нәсыйхать сөйләде. Шулай ук ул авылда да хатын-кызлар өчен менә шундый “Ак калфак” оешмасы оештырырга кирәклеге турында тәкъдим ясады.

Бүгенгесе көнне бу “Алия” коесы (Салих әфәнденең кызы исемен йөртә. Кызы вафат булган) бар халыкка да хезмәт итә, аның яныннан кеше өзелми. Авылда авыл советының, мәчетнең, мәдәният өлкәсенең бердәм булып эшләүләре игътибарга лаек булды.

Оешмабыз ханымнары бу бәйрәмдә авыл халкы алдында халкыбызның “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” hәм “Мунчала чыгару” йолаларын күрсәттеләр.

Хәзергесе вакытта Әлмәт шәhәрендә яшәп иҗат итүче, Татар Сарсазы авылында туып- үскән шагыйрә Минзифа Әхмәтшина бәйрәмгә үзе кайта алмаса да, Ак калфаклы ханымнарга “Рухият” нәшриятында басылып чыккан “Илhамлы кызлар җыры” исемле китапларны махсус бүләк итеп җибәргән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*