tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Татнефть” ширкәте төзегән йортлар белән танышты
Васил Шәйхразыев “Татнефть” ширкәте төзегән йортлар белән танышты

Васил Шәйхразыев “Татнефть” ширкәте төзегән йортлар белән танышты

Курган өлкәсе Йолдыз авылында булган янгыннан зыян күрүчеләргә “Татнефть” ширкәте үз хисабына 18 йорт төзеп бирүен хәбәр иткән идек.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Алабуга шәһәрендә әлеге йортлар төзелеше белән танышты. 33 һәм 54 квадрат метр зурлыктагы бу йортлар сертификат ала алмаган мохтаҗлар өчен төзелә. Инде иртәгә әзер йортлар Йолдыз авылына җибәреләчәк, һәм ике көннән урнаштырылыр дип көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессы “Татнефть” ширкәте генераль директоры Наил Өлфәт улы Магановка зур рәхмәтен белдерә!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*