tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер күрешү — үзе бер гомер
Бер күрешү — үзе бер гомер

Бер күрешү — үзе бер гомер

Камышлы районы, Иске Усман авылының Советская урамында туган-үскән авылдашларыбыз очраштылар.

Алар хәзер кем кайда яши, кем булып эшли, кем кем белән гаилә корган, гомере ничегрәк узган – шуның кебек тормыш хатирәләре белән уртаклаштылар. Сөйләшеп туйгач, яшь чактагы уеннарны искә төшереп, бераз хәрәкәтләнеп тә алдык. Арабызда моңлы жырчылар да булганлыктан, яшьлек җырларыбызны да искә төшердек. Бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызны да онытмадык, һәрберсен искә алып, рухларына дога багышладык, җаннары җәннәттә булсын дип теләдек.

Шулай байтак вакыт күңел ачып, истәлекләргә бирелеп утырганнан соң, өстәлгә зур самавыр килеп кунаклады. Авылдашлар берсе дә буш кул белән килмәгән иде, әлбәттә.Бер-беребезне кыстый-кыстый, күчтәнәчләрдән авыз иткәннән соң, алдагы елларда да шундый ук күңелле һәм истә калырлык очрашулар уздыруны планлаштырып, таралыштык.

Илләребез генә тыныч булсын, сугышлар туктасын, солдатларыбыз җиңү белән кайтып, тыныч тормышта яшәсеннәр иде дип, теләкләр тели-тели, очрашуны оештырган Хәйдәр Хисаметдиновка рәхмәтләр әйтә-әйтә, кабат очрашуларны өмет итеп таралыштык.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*