2016 елның 7 декабрендә Казандагы Истанбул паркында Садрый Максудига һәйкәл ачылды. Бу һәйкәл Максудиның татар һәм төрек халыклары мәнфәгатенә риясыз хезмәтенә хөрмәт билгесе буларак кабул ителә.
ШУЛАЙ ДА, САДРЫЙ МАКСУДИ ФЕНОМЕНЫ НӘРСӘДӘН ГЫЙБАРӘТ СОҢ?
Аның биографиясендәге күп вакыйгалар гаҗәпсендерә. Әйтик, авыл мулласы баласының Сорбонна университетында укуы, хокук фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе алуы; Россия империясе һәм Төркия Республикасы парламентларында сәяси эшчәнлеге; Франция һәм Төркия югары уку йортлары профессоры булуы; төрки халыкларның борынгы тарихы буенча күренекле галим, татар мөһаҗирләре арасында иң югары дәрәҗәгә һәм танылуга ирешүе…
ХХ гасыр башында Казан өязе Ташсу авылы имамы Низаметдин хәзрәт улларының язмышлары төрлечә языла. Сәләхетдин исемле уртанчы улы, сәүдәгә кереп китеп, Казанда аяк киемнәре кибете ачып җибәрә. Олы улы Әхмәтһади һәм кече улы Садретдин, фән юлын сайлап, гыйлем өлкәсенә тугры кала.
1878 елның 23 июлендә дөньяга килгән төпчек улы Садретдин 1888 елда абыйсы артыннан башта Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә. 1894 елны 17 яшьлек яшүсмер Садрый, хәлфәсенә ияреп, Бакчасарайга, «Зынҗырлы» мәдрәсәсенә бара, биредә русча өйрәнә башлый, үзен укырга чакырткан Исмәгыйль Гаспралы һәм аның гаилә әгъзалары белән аралаша. Татар яңарышы идеологы булган бу олуг шәхесне Садрый үзенең рухи остазы, атасы дип атый. Бер уку елыннан соң, рус телен тирәнтен өйрәнергә теләп, 1896–1901 елларда рус‑татар башлангыч мәктәпләре өчен педагоглар әзерли торган Казан Татар укытучылар мәктәбендә белем эсти. Биредә укыганда «Мәгыйшәт» (1898) исемле роман да яза. 1901 елның җәендә, куен дәфтәренә сораулар язып, Ясная Полянага бара, бөек рус язучысы Л.Н.Толстой белән берничә сәгать гәпләшә.
Садретдин киләчәк язмышы хакында сөйләшү өчен кабат Кырымга И. Гаспралы янына килә һәм, аның киңәшен тотып, Франциягә укырга китә. 1902 елда Сорбонна университетының хокук факультеты студенты булганчы, егеткә бер ел хәзерлек курсларында укырга, француз телен камилләштерергә туры килә. Университетта дүрт ел уку дәверендә кызыксынучан Садретдин, программадан тыш, фәлсәфә, социология һәм филология фәннәре буенча да лекцияләргә йөри.
ЕГЕТ ПАРИЖДА НИНДИ ХИСАПКА УКЫГАН-ЯШӘГӘН СОҢ?
Аңа баштарак күпмедер күләмдә акчаны 3‑4 ай саен абыйсы Әхмәтһади җибәреп тора, шулай ук И.Гаспралы да акча күчерә. Рәхмәт йөзеннән Садретдин, «Тәрҗеман» газетасында бастыру өчен, 1904–1905 елларда Америка язучысы Эдуард Белламиның тигез хокуклы кешеләр яши торган социалистик җәмгыять турындагы «2000 ел» исемле фантастик романын французчадан татарчага тәрҗемә итә. Әсәр 1906 елны «Тәрҗеман»да дөнья күрә.
1904 елның гыйнвар азагында башланган Рус‑япон сугышы, аннары Россиядә кабынган Беренче буржуаз революция көтмәгәндә татар студентының матди хәле яхшыру гына түгел, ә көрәеп китүенә сәбәп була. Ул Россиядәге вакыйгаларны тасвирлауда беренчел чыганак булган рус матбугатында басылган хәбәрләрне күпләп французчага тәрҗемә итеп, Париж газеталары редакторлары белән актив хезмәттәшлек итә башлый, студентның аралашу даирәсе киңәя.
Парижның Ирекле сәяси фәннәр мәктәбендә укучы милләттәше Йосыф Акчура белән Садретдин, үзләре дә сизмәстән, Россиядә мөселман халыклары арасында либераллар хәрәкәте оеша башлауга этәргеч бирә. Вакыйга болай була. Студентлар ашханәсендә утырганда, сүз аркылы сүз чыгып, Йосыф Акчура Исмәгыйль Гаспралыдан тиздән «Тәрҗеман» газетасы чыга башлауга 25 ел тулу турында язган хат алганын әйтә. Дуслар бу вакыйганы билгеләп үтәргә ниятли. Садретдин бу хакта зур булмаган текст язып, Йосыф Акчура аны почта конвертына сыярлык зурлыкта 100 данә бастыртып, Казан, Кырым, Төркестан һәм Азәрбайҗан җәмәгать эшлеклеләре адресларына юллыйлар. Юбилейны уздырырга өндәгән шушы китапчык төрки дөньяны хәрәкәткә китерә. Бер төркем җәмәгать эшлеклесе 1903 елның көзендә Бакчасарайда мәҗлескә җыелып, берничә көн дәвамында фикер алыша, шул рәвешле Россия мөселман либерал хәрәкәте оеша башлый.
Садретдин Париждан турыдан-туры Түбән Новгородка, 1906 елның 16–20 август көннәрендә либераллар оештырган III Бөтенроссия мөселманнары съездына кайтып төшә. Бу олуг мәҗлеснең сәясәт комиссиясендә ул Йосыф Акчура, Исмәгыйль Гаспралы, Галимәрдән Тупчыбашев, Габдерәшит Ибраһимов, Сәидгәрәй Алкин, Гобәйдулла Буби, Муса Бигиев һәм абыйсы Әхмәтһади белән бергә эшли, «Иттифак әл-мөслимин» партиясенең Үзәк комитетына сайлана.
ДЕПУТАТ САДРЫЙ
Татар либераллары, кадетлар партиясе белән берләшеп, Казан губернасы крестьяннарыннан сайланган депутат буларак, II Дәүләт Думасы урнашкан Таврия сараена Садрый Максуди да килә. Әле сәяси эшчәнлек тәҗрибәсе булмаган, ләкин киң эрудицияле, үзен европача тотучы 29 яшьлек егет кадетлар партиясе фракциясе бюросына тәкъдим ителә, ул фракция сәркатибенең урынбасары итеп сайлана, ягъни Дәүләт Думасы Президиумы әгъзасына әверелә. Садрый, моңардан тыш, 1907 елның 17 мартында оешкан мөселман фракциясе бюросына да сайлана. Ул шулай ук Думаның Дин иреге мәсьәләләрен карый торган комиссиясендә дә эшли.
Максуди II Дәүләт Думасы мөнбәреннән берничә тапкыр гына чыгыш ясарга өлгерә. Дүрт ай эшләгәннән соң, II Дума куып таратылгач, «Йолдыз» газетасының сигез санында Казан губернасы сайлаучыларына биргән вәгъдәләренең ничек үтәлгәне турында турында хисап бастыра.
Ул III Дәүләт Думасына да депутат булып сайлана, парламент тәүге тапкыр тулы срокта 1907 елдан 1912 елга кадәр эшли. Садрый шушы биш елда олы сәясәт мәктәбен үтә, төрле фикерле шәхесләр һәм сәяси төркемнәр белән хезмәттәшлек итәргә, кирәк булганда үз фикерен яклап бәхәсләшергә өйрәнә, оста дипломатка әйләнә. Аның Думада ясаган кыю, дәлилле чыгышлары бу елларда Садрый Максудины Россиядә иң популяр мөселман сәясәтчесе итеп таныта. Шунысын да искәртү мөһим: ул заманда Дума мөнбәре төрки халыкларның мәнфәгатьләрен яклауда бердәнбер рәсми урын һәм дөреслекне хакимияткә вә Россия җәмәгатьчелегенә җиткерә алырлык иң ышанычлы канал була.
Садрый Максуди II Дәүләт Думасы президиумы әгъзалары һәм матбугат бюросы вәкилләре арасында. Басканнар арасында – сулдан дүртенче.
Максудилар гаиләсе. Уңнан сулга: Садрый Максуди, кызлары Наилә һәм Гадилә, хатыны Камилә. Төркия. Якынча 1930 нчы еллар.
Сәяси карашлары буенча уң либераллар лагерена караган Садрый Максуди, активлык күрсәтеп, III Думада канун проектлары әзерләү, шәхеснең кагылгысызлыгын тәэмин итү һәм финанс комиссияләрендә эшли. Шулай ук Исмәгыйль Леманов белән мөселман фракциясенең сәркатибе вазыйфасын башкара.
Максуди бу елларда 10 депутатны берләштергән Котлымөхәммәд Тәфкилев җитәкчелегендәге мөселман фракциясе исеменнән чыгыш ясаучы төп докладчы була. Аның чыгышларында хокук, халык мәгарифе, дәүләт һәм дин, халыкара сәясәт һ.б. мәсьәләләр күтәрелә. Шушы чыгышлар арасында иң танылганы – Дәүләт Думасы ябылыр алдыннан сөйләгәне, Россия мөселманнарында панисламчылыкның булмавы хакындагы доклады.
Депутат булып эшләгәндә Садрыйның тормышында ике зур вакыйга була. 1909 елны Садрый мөселман фракциясе вәкиле сыйфатында Дәүләт Думасы депутатлары составында Англия парламентында була. Күргән-белгәннәрен һәм тәэсирләрен «Англиягә сәяхәт» исемле юлъязмада теркәп бастыра. 1910 елны ул Муса Бигиев димләве буенча Оренбургтагы алтын прииск хуҗасы Шакир Рәмиевнең кызы Камилә туташка өйләнә. Бу никахтан Гадилә һәм Наилә исемле кыз балалар туа. Гаиләсе, хатыны һәм балалары Максудига тормышның авыр мизгелләрендә көч һәм ял бирә торган кирмән була.
1913–1918 ЕЛЛАРДАГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Садрыйның Дума мөнбәреннән ясаган тәнкыйди чыгышларыннан туйган империя хакимияте сәясәтчене, авыл җирендә күчемсез милке юк дигән урынлы сәбәп табып, IV Дәүләт Думасына сайлауга катнаштырмый.
Максуди тормышында яңа этап башлана. Ул, Мәскәү университетында экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып, югары юридик белем турында диплом ала һәм 1913–1917 елларда Казан мәхкәмә палатасында антлы вәкил ярдәмчесе һәм адвокат булып хезмәт куя, берничә тапкыр шәһәр Думасына гласный итеп сайлана.
Адвокат 1917 елдагы Февраль революциясеннән соң зур сәясәткә тартыла. 23 мартта «Йолдыз» газетасында «Милли съездны ничек җыярга?» дигән мәкалә бастырып, Уфада Мәхкәмәи шәргыя каршында корылтай ясап, аны дини һәм милли үзәккә әверелдерергә тәкъдим итә. Бу мәҗлес бөтенроссия дәрәҗәсендә җыелып, анда күпчелекне Идел‑Урал төбәге вәкилләре тәшкил итәргә тиеш, дип ассызыклый. Апрель аенда съездны Оештыру үзәге төзелә. Ул да түгел, Вакытлы хөкүмәт Садрыйны, Төркестан белән идарә итү комитеты составына кертеп, Ташкентка җибәрә. Максуди үзенә эш юнәлеше итеп мәгариф өлкәсен сайлый. Садрый 1917 елның 16 апрелендә I Бөтентөркестан мөселманнары съездында катнаша. Анда Россиянең киләчәге мәсьәләсе дә карала. Зәки Вәлиди, Россия федерация булырга тиеш, дип чыгыш ясый, Садрый Максуди бу фикергә каршы төшә.
Мәскәүдә 1–11 май көннәрендә I Бөтенроссия мөселманнары cъезды була. Россиянең мөселман халыклары мәнфәгатьләренә җавап бирә торган дәүләт төзелеше тупраклы мохтәрияттән торган федерация булырга тиеш, ә үз җирләре булмаган халыкларга милли-мәдәни автономия бирергә, дигән карар кабул ителә. Бу мөһим вакыйгадан Максуди читтә кала һәм, мине Төркестанга җибәреп зур сәясәттән читләштерделәр дип, июнь аенда, комитеттагы вазыйфасын калдырып, Мәскәүгә кайтып китә. Әмма аны, үзе съездда катнашмаса да, мөселманнарның Казанда узачак II Бөтенроссия cъездын әзерләргә тиешле Милли шурага сайлыйлар.
Максуди, 1917 елның 20 июлендә ачылган II Бөтенроссия мөселманнары cъездында доклад ясап, Идел‑Урал төбәге һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясен игълан итәргә тәкъдим кертә. Бу көннәрдә Казанда руханиларның һәм хәрбиләрнең дә Бөтенроссия съездлары җыелган була. Садрый Максуди 22 июль көнне хәрбиләр, руханилар һәм II Бөтенроссия мөселманнары cъезды делегатлары бергә җыелган мәҗлестә мөселман төрки-татарларның Милли-мәдәни мохтәрияте турында Декларация игълан итә. Аның башкаласы итеп Уфа шәһәре тәгаенләнә. Мәҗлестә Милли-мәдәни мохтәриятне вөҗүдкә чыгару комиссиясе һәм ноябрь аенда Уфада узачак Милләт мәҗлесен хәзерләү өчен Садрый Максуди рәислегендә Вакытлы идарә төзелә һәм эшли башлый.
Съезд Милли-мәдәни мохтәрият турында канун проектын кабул итә. Максуди тәкъдиме белән ул финанс, дин һәм мәгариф министрлыкларыннан торачак, дип раслана.
Бер үк вакытта Галимҗан Ибраһимов һәм бер төркем җәмәгать эшлеклесе тупраклы мохтәриятне яклап чыга, ләкин бу хакта җитди сөйләшүне Уфада булачак Милләт мәҗлесенә калдыралар.
Биредә берничә әйберне ачыклап китү сорала. Садрый Максуди, тупраклы мохтәрият илнең чик буе төбәкләрендә тупланып яшәүче халыкларга туры килә, ә таралып яшәгән татарларның милли тормышларын көйләр өчен бердәнбер кулай яшәеш формасы – милли-мәдәни мохтәрият дип санаган. Ә большевиклар милли-мәдәни мохтәриятне танымый, 1917 елның 2 ноябрендә ил халыкларына үзбилгеләнү хокукын биргән «Россия халыклары хокуклары декларациясен» кабул итә.
1917 елның 20 ноябрендә Уфада Эчке Русия һәм Себер мөселманнары Милли-мәдәни мохтәриятенең Милләт мәҗлесе ачыла. Мәҗлес 29 ноябрьдә Идел‑Урал штаты (тупраклы мохтәрият) төзү турында карар кабул итә. 1918 елның 5 гыйнварында Милли идарәнең рәисе итеп Садрый Максуди сайлана. 11 гыйнварда Милли-мәдәни мохтәриятнең Конституциясе кабул ителә, Садрый Максуди Милләт мәҗлесенә таралырга һәм кабат май аенда җыелырга тәкъдим итә. Үзе, Милли идарә эшләре буенча урынбасары Ибниәмин Әхтәмевкә инструкцияләр калдырып, Казанга кайтып китә, җитәкчелектән читләшә. Бу көннәрдә Максудиның практик түгел, теоретик, публицист һәм оратор икәнлеге бик ачык күренә. Ә революция шартларында Садрыйга хас гаделлек, дөреслек кебек принципларга таянып эшләү кимчелек санала, киресенчә, кыюлык, кискенлек кебек сыйфатлар кыйммәт йөри.
ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТОРМЫШЫ
1918 елның 13 апрелендә большевиклар Милли-мәдәни мохтәриятне юкка чыгара. Милли идарә, аның нәзарәтләре, төбәкләрдәге җирле милли оешмалар ябыла, мохтәриятнең милке тартып алына, җитәкчеләре төрмәгә утыртыла. Садрый Максуди, кулга алынудан качып йөреп, Финляндиядәге татар җәмгыятенә барып сыена. Бу илдә яшәргә рөхсәт булмау сәбәпле, Стокгольмда виза юнәлтеп, Милли идарә вәкиле буларак, 1919 елның гыйнварында Парижда ачылган Солых конференциясенә бара. Россиядәге Казан татарларының аяныч хәле турында Америка, Англия, Франция делегацияләре җитәкчеләренә меморандумнар тапшыра.
Максуди 1920 елда виза җибәреп шулай ук Милли идарә вәкилләре Гаяз Исхакый һәм Фуад Туктаровны Япониядән Парижга чакыртуга ирешә. Аларның өчесен Франциянең булачак тышкы эшләр министры кабул итә. Татар җәмәгать эшлеклеләре Россиядәге төрки-татарларның милли хокуларын яклауда ярдәм һәм Төркия хәлифәтен төрекләр файдасына хәл итүне сорыйлар.
1921 елда Россиядә ачлык башлангач, алар Идел‑Урал төбәге татарларына ярдәм оештыру максатында төрле дәүләтләргә мөрәҗәгатьләр тарата, бу эшкә үзләреннән өлеш кертә. 1922 елда Садрыйның дуслары аның гаиләсен Россиядән яшерен рәвештә Финляндиягә алып килә, җәй көне Максудилар Берлинга күченә. Садрый, акрынлап сәясәттән читләшеп, тарих фәне белән тәм табып шөгыльләнә башлый, иртәдән кичкә кадәр китапханәләрдә утырып, язылачак китаплары өчен материал туплый.
1923 елда кабат Франциягә кайта, Парижда кызларын гимназиягә укырга урнаштыра, яхшы гына фатирга күченә, бер сүз белән әйткәндә, тормышын җайлап җибәрә. Азия җәмгыятендә чыгышлар ясый. Шушы җәмгыятьнең ике күренекле әгъзасы тәкъдиме белән, аны Сорбонна университетының Славяннарны өйрәнү инситутына профессор вазыйфасына эшкә алалар. Ул биредә 4 декабрьдә төрки халыклар тарихы буенча беренче лекциясен укый.
Садрый Максуди бәлки Парижда яшәп тә калган булыр иде. 1924 елның көзендә ул үзе «Төрек очагы» җәмгыятенә барып лекцияләр укырга теләк белдерә. Биредә Мостафа Кемаль Ататөрек белән таныша, аралаша, Төркия Президенты аны Әнкарага эшләргә чакыра.
1925 елда, тәкъдимне кабул итеп, Садрый Максуди гаиләсе белән яшь республикага күченә. Бөтен сәләтен, гыйлемен, тәҗрибәсен демократик дәүләт коруга, дөньяви җәмгыять төзүгә һәм гуманитар фәнне үстерүгә багышлый.
Илдус Заһидуллин